2016 елның 28-30 март көннәрендә казахстан компанияләренең Татарстан Республикасына сәүдә-икътисади миссиясе уза.
Казахстан делегациясе составына 20 дән артык казахстан машина төзелеше, металлургия, төзелеш, фармацевтика, азык-төлек сәнәгате экспорт юнәлешле предприятие вәкилләре керә.
2016 елның 29 мартында Казанда Казахстан һәм Татарстан эшлекле даирә вәкилләренең бизнес-форумы узачак.
Форум эшендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре, ТР Сәүдә-Сәнәгать Палатасы, Казахстан Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы, "KAZNEX INVEST" Экспорт һәм инвестицияләр буенча милли агентлык" АҖ, "КазЭкспортГарант" Экспорт кредит иминият корпорациясе" АҖ, Казахстан һәм Татарстан эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.
Эшлекле форум программасы кысаларында казахстан һәм татарстан предприятиеләре арасында икеяклы сөйләшүләр узачак.
Ятим балалар өчен Минзәлә мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр "КАМАЗ" ҖАҖ автомобиль заводында булдылар. Экскурсия мәктәп-интернат җитәкчелеге соравы буенча оештырылды. Автомобиль заводында балаларга төп һәм кабиналар җыю конвейерларын күрсәттеләр. Алар двигатель белән комплектлаштырылган шассига кабиналар урнаштыру процессын күзәттеләр. Яшь кунакларга җитештерелә торган продукция һәм "КАМАЗ" компаниясе турында ролик күрсәттеләр.
Заводларга экскурсия – "КАМАЗ" заводының һөнәри юнәлеш бирү программасының бер өлеше. Ул балалар һәм яшьләр арасында җитештерүдә кирәкле һөнәрләрнең дәрәҗәсен һәм аларның абруен күтәрүне популярлаштыруга юнәлдерелгән. 2015 елда "КАМАЗ" заводларына Яр Чаллы мәктәпләрендә укучылар өчен 100 экскурсия оештырылган иде, анда якынча 2000 кеше катнашты.
2016 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Федерал-Могул Холдингс" корпорациясе директорлар Советы рәистәше, "Федерал-Могул Пауэртрейн" генераль директоры Райнер әфәнде Юкшток белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Алберт Нафигин һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында ике як Татарстан һәм "Федерал-Могул" компаниясе машина төзелеше, аерым алганда зур йөк автомобильләре җитештерү һәм автомобиль тармагы өчен җиһазлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алыштылар.
Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/03/25/497079/
Мәгълүмат өчен: "Федерал-Могул Холдингс" корпорациясе 1899 елда Детройтеда нигезләнгән. Хәзерге вакытта компанияда 34 илдән 50 меңнән артык хезмәткәр эшли.
"Федерал-Могул Холдингс" корпорациясе әйдәп баручы дөньякүләм транспорт чараларына хезмәт күрсәтү буенча агентлар һәм дөньякүләм җитештерүчеләр өчен продуктлар һәм автомобиль өлкәсендә җиһазлар, аз, урта, югары егәрлек коммерция автомобильләре, диңгез юлы, тимер юл сәнәгате, космонавтика, энергия белән тәэмин итү һәм сәнәгать продукциясе белән тәэмин итүче булып тора.
Компаниянең продуктлары һәм хезмәтләре ягулык чыгымнары күрсәткечләрен яхшыртуга ярдәм итә, зарарлы матдәләр чыгаруны киметү һәм транспорт чаралары куркынычсызлыгын арттыруга булыша.
2016 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Мәскәүдә узучы Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съездында катнаша. Россия Президенты Владимир Путин Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съездының пленар утырышында чыгыш ясый һәм Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы бюро әгъзалары белән әңгәмәдә катнаша.
Съезд үткәрелә Россия Бизнесы Атналыгы (РБА) кысаларында үткәрелә һәм аның төп чарасы булып тора. Эшлекле форумда россия бизнесының актуаль өстенлекләрен, эшлекле мохит торышы сорауларын, үсеш институтлары һәм дәүләт-шәхси партнерлыкны кулланып инвестицион активлыкны стимуллаштыру темаларына фикер алыштылар.
Гадәттәгечә Бизнес Атналыгы кысаларында форумнар һәм конференцияләр үткәрелә, алар исәбендә: салым форумы, халыкара социаль форум, экологик конференция, күзәтү-контроль эшчәнлеге буенча конференция. Россия Бизнесы Атналыгында катнашучылар дәүләт һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегенең актуаль юнәлешләре буенча тәкъдимнәр җыялар һәм фикер алышалар.
Мәгълүмат "Татарстан" иҗтимагый-сәяси журнал сайтында урнаштырылган http://protatarstan.ru/news/minpromtorg_rt_prinimaet_uchastie_v_rabote_sezda_rossiyskogo_soyuza_promyshlennikov_i_predprinimatel/
2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.
Утырышта авыр нефтьне эшкәртүдә инновацион җайланма булдыручы инвестицион проект тәкъдим ителде. Әлеге проект "Бета-технологияләр" ҖЧҖ - "Сколково" инновацион үзәге резиденты тарафыннан эшләнгән. Проект авторлары сүзләренә караганда бу проект авыр нефтьне эшкәртүдә энергетика һәм эксплуатация чыгымнарын берничә тапкыр киметергә, шулай ук, нефть эшкәртү тирәнлеген - 99 процентка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирә. Технология инновацион булып санала, аның нигезендә нормаль атмосфера басымында һәм Цельсия буенча 50-60 градус температура булганда нефтька электроннар белән физик йогынты ясала һәм үтә югары ешлык нурланышы ясала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә әлеге проект Татарстан нефтьчеләрен битум нефтен эшкәртү өчен җайланманы куллану һәм файдалану мөмкинлеге булганда кызыксындыра ала. Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" АҖ җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә һәм әлеге сорау өстендә эшләргә кушты.
(“Татар-информ” МА материаллары кулланылды)
2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Тюрингия (Алман Федератив Республикасы) делегациясе белән очрашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашуда Тюрингия Премьер-министры беркетмә хезмәте җитәкчелеге вәкилләре, Тюрингия Премьер-министры Дәүләт канцеляриясенең халыкара элемтәләр бүлеге, Тюрингия икътисад, фән һәм санлы технологияләр министрлыгы җитәкчелеге катнашты.
Очрашу барышында агымдагы елның 19-21 апрелендә Татарстанга Тюрингия Ирекле җир Премьер-министры Бодо Рамелов әфәнде җитәкчелегендә киләчәк Тюрингия делегациясе визитын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Апрель аенда визит белән Татарстанга киләчәк Тюрингия делегациясе составында Тюрингия Ирекле җиренең икътисад, хезмәт һәм технологияләр министры Вольфганг Тифензее әфәнде, автомобиль төзелеше тармагындагы алман компанияләре вәкилләре, металл эшкәртү, автокомпонентлар җитештерү, медицина техникасы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен җиһазлар, инжиниринг компанияләре, Ильменау техник университеты вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Мәгълүмат өчен:
2015 елда Татарстан Республикасы һәм Алман Федератив Республикасының ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше Татарстан таможнясы мәгълүматларына караганда 1198,8 миллион АКШ доллары, шул исәптән, экспорт – 649,6 млн. доллар, импорт – 549,1 миллион АКШ доллары тәшкил иткән.
2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре хакында Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы утырышы булып узды.
ТР Куркынычсызлык Советы утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, ТР министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка булган юлламасында 2020 елга эчке базарны үзебезнең ил азык-төлеге белән тулысынча тәэмин итү бурычын куйды. Шул ук вакытта, россиянең заманча җитештерү технологиясен булдырырга, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, шулай ук, чәчүлек һәм нәселле фондны булдыруны кайгыртырга кирәк.
"Азык-төлек куркынычсызлыгы - ул билгеле бер дәрәҗәдәге азык-төлек белән тәэмин ителү генә түгел, ә физик һәм икътисади яктан да халык өчен сатып алу мөмкинлеге булуны да күздә тота”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.Начало формы
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы кабул ителә. Бүген Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү буенча беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча икенче урында, терлек һәм кош итен җитештерү күрсәткечләре буенча дүртенче урында һәм безнең илдә ашлык җитештерүчеләрнең беренче унлыгына керә.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, РФ азык-төлек куркынычсызлыгы Доктринасында расланган азык-төлек бәйсезлеге күрсәткечләренә ирешелгән. Искәрмә яшелчә, җиләк-җимеш, балык һәм балык продуктлары тәшкил итә. Шулай ук, республикада Доктринада билгеләнгән күрсәткечләр азык-төлек продуктларына физик һәм икътисадый мөмкинлекләр башкарыла. Шуның белән бергә, Татарстан читкә сыер итенең чиреген диярлек, 93 % балык һәм 37% сөт һәм әче сөт продуктларын сата. "Тулаем алганда, эксперт исәпләре буенча без Татарстанга елына 70 млрд. сумнан артык азык-төлек кертәбез", - дип ассызыклады ТР Президенты. Конец формы
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада импортны алмаштыру программасына бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүгә аерым игътибар бирергә кушты.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)
2016 елның 23 мартында “Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәгендә “Индустрия һәм университет фәне интеграциясе текстиль һәм җиңел сәнәгать инновацияле үсеш модельләре” II Халыкара конференциясе ачылды. Аның эшендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төбәкләреннән, Казахстан, Беларусь, Кыргызстан, Кытай һәм Мисырдан 50 дән артык вәкил катнашты. Катнашучылар составына предприятие җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, мәгариф, берлекләр, ведомство һәм министрлык вәкилләре керде.
Пленар утырыш барышында "Казан милли фәнни-тикшеренү технология университеты" югары белем бирүче Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, текстиль һәм җиңел сәнәгать Россия эшмәкәрләре Берләшмәсе, “Текстиль һәм җиңел сәнәгать инновацион фәнни-җитештерү үзәге ААҖ арасында стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
Конференцияне оештыручылар - Казан милли тикшеренү технология университеты-КХТИ, "Текстиль һәм җиңел сәнәгать" технологик платформасы белән берлектә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.
2016 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Татэнергосбыт"ААҖ булды. 2015 ел нәтиҗәләре буенча "Татэнергосбыт" ААҖ 39 регионнан 48 компания арасында "Россиянең иң яхшы энергосбыт компаниясе" дип танылды.
Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясе белән гарантияле тәэмин итүче предприятие булып тора. "Татэнергосбыт" ААҖ Россиянең электр энергиясе һәм егәрлек базарының күпләп-ваклап сату катнашучысы буларак, электр энергиясен электр энергиясе һәм егәрлек күпләп сату базарыннан сатып ала һәм аны киләчәктә Татарстан Республикасы кулланучыларына сата.
Компания структурасына тугыз филиал керә: Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Идел буе, Чистай, Кама, Яр Чаллы һәм Казан бүлекчәләре.
2015 елда исемлек буенча уртача персонал саны–1144 кеше.
2015 елга файдалы электр энергиясе җибәрү сәг. 15 972 млн. кВт. тәшкил иткән.
2016 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Татэнергосбыт"ААҖ булды. 2015 ел нәтиҗәләре буенча "Татэнергосбыт" ААҖ 39 регионнан 48 компания арасында "Россиянең иң яхшы энергосбыт компаниясе" дип танылды.
Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясе белән гарантияле тәэмин итүче предприятие булып тора. "Татэнергосбыт" ААҖ Россиянең электр энергиясе һәм егәрлек базарының күпләп-ваклап сату катнашучысы буларак, электр энергиясен электр энергиясе һәм егәрлек күпләп сату базарыннан сатып ала һәм аны киләчәктә Татарстан Республикасы кулланучыларына сата.
Компания структурасына тугыз филиал керә: Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Идел буе, Чистай, Кама, Яр Чаллы һәм Казан бүлекчәләре.
2015 елда исемлек буенча уртача персонал саны–1144 кеше.
2015 елга файдалы электр энергиясе җибәрү сәг. 15 972 млн. кВт. тәшкил иткән.
2016 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади Совет утырышында катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе өчен фәнни эшләнмәләрнең адаптациясенә ярдәм итүче инфраструктураның камилләшү мәсьәләләренә, технологияләрне һәм белемне коммерцияләштерүгә багышланган иде. Видеоконференция режимында оештырылган утырышта республиканың барлык муниципаль район вәкилләре катнашты.