Казанда "Татарстан-Тюрингия" икътисад форумы узачак

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

2016 елның 20 апрелендә Казанда Тюрингия Ирекле дәүләте (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов башлыгындагы Тюрингия делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында "Татарстан-Тюрингия" икътисад форумы узачак.

Форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Тюрингия Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов, ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Тюрингия Ирекле дәүләте икътисад министры Вольфганг Тифензее, Татарстан һәм Тюрингия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.

Татарстан Республикасы сәүдә-икътисад һәм сәнәгать потенциалы презентациясе белән  ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак. Тюрингия сәүдә-икътисад потенциалын Тюрингия Ирекле дәүләт икътисад министры Вольфганг Тифензее тәкъдир итәчәк.

Эшлекле форум барышында хезмәттәшлек турында ике яклы документларга кул кую планлаштырыла.

Эшлекле форум программасы кысаларында Татарстан һәм Тюрингия эшлекле даирәләр вәкилләренең адреслы очрашулары узачак.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов әйтүенчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Германия Федератив Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 1,1 млрд. евро тәшкил иткән.   

Мәгълүмат "Эксперт -Татарстан" журналы сайтында бастырылган: http://expertrt.ru/news/3093-ekonomicheskij-forum-tatarstan-tyuringiya-projdet-v-kazani.html    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International