РФ Оборона министрлыгы Ми-38 беренче заказчысы булачак

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Ростех дәүләт корпорациясенә керүче "Россия Вертолетлары" холдингы "Казан вертолет заводы" (КВЗ) җитештергән күпмаксатлы яңа Ми-38 вертолетының беренче заказчысы Россия Федерациясе Оборона министрлыгы булачак.

РФ Оборона министрлыгы “Россия Вертолетлары” АҖ белән берлектә Ми-38 вертолетларының кабул итү вакыты һәм тәртибе турында карар кабул иттеләр.    

Әлеге карар РФ Оборона министрлыгы ихтыяҗларына туры китереп җиһазландырылган яңа версияле күпмаксатлы Ми-38 вертолетын уртак очыш сынаулары уздыруны күздә тота. Ми-38 вертолетының транспорт версиясе аның  функционалын арттырырга һәм куллану өлкәсен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Яңа машина армия таләпләренә туры китереп берничә очыш сынавы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча Ми-38 вертолетын нинди күләмдә сатып алырга кирәклеге планлаштырылачак.

Ми-38 вертолеты – күпмаксатлы уртача йөк күтәрергә сәләтле вертолет. Ул үз илебездә җитештерелгән яңа югары экономияле ТВ7-117В двигательләр белән җиһазландырылган. Вертолет күп прогрессив үзенчәлекләргә ия - машинада композит материаллар кулланылыла, шул исәптән алып баручы һәм койрык винтларда. Ми-38 - дөньяда югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган гражданлык вертолетларының берсе: пилотаж-навигация комплексы автомат режимында маршрут буенча очыш, төштү, һавада эленеп тору һәм теләсә нинди режимда стабилизация үтәргә мөмкинлек бирә.

Ми-38 вертолетына урнаштырылган ИБКО-38 борт җиһазлы интеграль комплекс экипажны гары дәрәҗәдә куркынычсыз очышлар башкару өчен мәгълүматны җитшрлек күләмдә һәм сыйфатлы итеп тәэмин итә. Күпләп җитештереләчәк  серияле Ми-38 вертолетының беренче фюзеляжы инде Казан вертолет заводында җыелды.

 

(“Казан Вертолет Заводы” Матбугат хезмәте материаллары кулланылды) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International