"ICL-КПО ВС" компаниясенең сәнәгать электроникасы чыгару заводында булу

2016 елның 17 мае, сишәмбе

2016 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Лаеш районының Усад авылында урнашкан "ICL-КПО ВС" компаниясенең сәнәгать электроникасы чыгару заводында булды.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов җитештерү һәм чыгарыла торган продукция белән танышты.

"ICL-КПО ВС" компаниясе – илнең эре ИТ-предприятиеләре санына керүче югары технологияле компания. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – программалы тәэмин итүне эшләү, консалтинг хезмәтләре күрсәтү, системалы интеграция һәм компьютер техникасы җитештерү.

"ICL-КПО ВС" компаниясенә Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе (КПО ВС) һәм International Computers Limited (ICL) британия компаниясе тарафыннан 1991 елда нигез салынган.   

Компаниянең даими клиентлары федераль министрлыклар һәм ведомстволар, телекоммуникацияләр һәм ягулык-энергетика тармагы эре россия предприятиеләре, банклар, сәнәгать һәм сәүдә төркемнәре, дәүләт һәм коммерция компанияләре.

"ICL-КПО ВС" менеджмент системасы сыйфаты ГОСТ Р ИСО 9001-2008 россия стандарты таләпләренә һәм ISO 9001:2008 халыкара стандарты таләпләренә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International