Татарстан Республикасы Президенты башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Австриягә эш визиты нәтиҗәләре буенча брифинг

2016 елның 17 мае, сишәмбе

2016 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Австриягә эш визиты нәтиҗәләре буенча брифинг булып узды.  

Брифинг башында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР медиа- бергәлек вәкилләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре – Татарстан Республикасы матбугат Көне белән котлады.

Аннан соң Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясенең Австриягә эш визиты нәтиҗәләре хакында мәгълүмат бирде.  

Ул кыскача Австрия Республикасы, аның икътисады турында сөйләде, Австриянең эчке тулай продукты 2015 елда 370 млрд. артык АКШ доллары тәшкил иткән. Австрия ия яхшы үсеш алган хезмәт күрсәтүгә (74%), индустриаль (25,3 %) һәм аграр секторларга (1,4%) ия.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе мәгълүматларына караганда Татарстан Республикасы һәм Австрия Республикасы арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 2015 елда 56 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.

Алберт Кәримов хәбәр итүенчә, Австриягә визит программасы кысаларында (2016 ел 12-13 май) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Австрия Президенты Хайнц Фишер, Австрия Федераль Советы Президенты Йозеф Заллер, Австрия икътисады Федераль Палатасы Президенты Кристоф Ляйтл, Вена Хөкүмәте җире Башлыгы һәм Бургомистры Михаэл Хойпл, Венада берләшкән милләтләр оешмасы бүлеге директоры-генераль секретарь урынбасары Юрий Федотов, ЮНИДО җитәкчелеге вәкилләре һәм австрия компанияләре белән очрашты.

Венада Австрия икътисады Федераль Палатасында Татарстан-Австрия эшлекле форумы үтте. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Австрия икътисады Федераль Палатасы Президенты Кристоф Ляйтл, Австриядә РФ Илчесе Дмитрий Любинский, Мәскәүдәге Австрия Илчелегенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе доктор Дитмар Фелльнер, Татарстан һәм Австрия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре, ТР сәүдә- сәнәгать Палатасы вәкилләре катнашты.

Форум барышында Татарстанның туристик һәм инвестицион потенциалы турында презентация уздырылды, татарстан-австрия сәүдә-икътисади хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында фикер алышынды. Татарстан һәм Австрия эшлекле даирә вәкилләре,арасында очрашулар үтте, алар арасында Татарстаннан-“КАМАЗ”, “АК БАРС Банк”, “Татхимфармпрепараты” предприятиеләре бар иде.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе дә эре австрия компанияләре вәкилләре белән очрашты.  

Булып узган очрашу һәм сөйләшүләр барышында икеяклы мөнәсәбәтләр үсеше сорауларыкаралды, Татарстан һәм Австрия сәүдә-икътисади тармактахезмәттәшлекне үстерү буенча килешүләргә ирешелгән.

 Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе фикеренчә икеяклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре: нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, энергетика, мәгълүмати технологияләр, машина төзелеше, фармацевтика һәм башкалар.

Шулай итеп, австрия ягы "КЭР-Холдинг", "Генерация компаниясе", "ТАИФ" татарстан предприятиеләре белән энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә кызыксынуын белдерде.

Лифт җиһазлары җитештерүче эре компания Татарстан территориясендә (“Алабуга” МИЗ) үзенең җитештерү куәтләрен локализацияләү мөмкинлекләрен карый.

Химия һәм нефтехимия өлкәсендә эш итүче компания Татарстанның «Казаньоргсинтез», «Нижнекамскнефтехим», «Татнефть» и «ТАИФ» предприятиеләре белән элемтәләрне үстерүдә кызыксына.

Визит кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе Австрия-Россия дуслык җәмгыятендә эшлекле төшке ашында катнашты. Австрия тарафыннан чарада Австрия-Россия дуслык җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерман, Австрия-Россия дуслык җәмгыяте президенты - Австрия икътисады Палатасы вице-президенты Рихард Шенц һәм башка рәсми затлар катнашты. Яклар мәдәният, туризм һәм икътисад өлкәләрендә яңа проектларны алга этәрүдә теләкләре булуларын белдерделәр. Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясенең Татарстан Республикасына җавап визиты агымдагы елның 19-23 май көннәрендә планлаштырыла.      

Шулай ук, Австриянең “Мирас” татар җәмгыяте активы вәкилләре – ватандашлар белән очрашу булып узды.

Алберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Австриягә эш визиты Татарстан һәм Австрия арасында киләчәктәге хезмәттәшлекне үстерер өчен җитди этәргеч булачак.

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/05/17/504215/ һәм Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында бастырылган: http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/647267.htm
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International