ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

2016 елның 13 маенда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашу булып узды. Ветераннарны Бөек Җиңү Көне белән тәбрикләделәр һәм сугыш юлларын батырларча узып Бөек Җиңүгә ирешкән, туган җирне сугыштан соң яңадан торгызган кешеләргә тирән хөрмәт белдерделәр. 


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Австрия Федераль Советы (Регионнар Палатасы – Парламентының Югары палатасы) Президенты Йозеф Заллер белән очрашуында катнашты.      

Президент Йозеф Заллер әйтүенчә, Австрия Россия һәм аның регионнары, Татарстан белән дә һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булды. Күптән түгел булып узган австрия-россия хөкүмәт ара комиссия утырышында да бу хакта әйтелде. Йозеф Заллер фикеренчә, туризм һәм мәдәният өлкәләрендә мөнәсәбәтләр күп нәрсәгә ышандыра.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында очрашып актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу, шулай ук Австрия Парламенты бинасында булу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Теләсә кайсы илнең үсешендә закон чыгару органы – Парламент мөһим роль уйный.

Ике як киләчәктә үзара хәрәкәт итү сорауларын карадылар. Йозеф Заллер якында Татарстанга австрия делегациясе составында визит белән киләчәген хәбәр итте.  

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы делегациясе Австрия-Россия дуслык җәмгыятендә эш төшке ашында вакытта урнашкан сәяси һәм икътисади вәзгыять, санкцияләргә карамастан Татарстан Республикасы һәм Австрия җылы мөнәсәбәтләрне һәм җайга салынган элемтәләрне саклап кала алдылар, шулай ук хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яңа юллар эзләүне дәвам итәләр, дип белдерде.     

Эш төшке ашында катнашты Австрия-Россия дуслык җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерман, Австрия-Россия дуслык җәмгыяте Президенты -  Австрия икътисады Палатасы вице-президенты Рихард Шенц, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, Австрия эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

2016 елның 12 маенда Венада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең Австрия Республикасына визиты кысаларында Татарстан-Австрия эшлекле форумы уздырылды.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Австрия икътисады Федераль палатасы Президенты Кристоф Ляйтл, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Мәскәүдәге Австрия Илчелегенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе доктор Дитмар Фелльнер, Татарстан һәм Австрия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

Кристоф Ляйтл сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы территориясендәге махсус икътисади зоналарга инвестицияләр кертүдә кызыксынулары барлыгын белдерде.  “Без Татарстанның Россиядә икътисади уңышлы регион булуын беләбез, шуңа да хезмәттәшлек турында махсус килешүгә кул куярга әзер”, - дип ассызыклады ул.

2016 елның 12 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  Австрия икътисад Палатасы Президенты Кристоф Ляйтл белән очрашуында катнашты.

Яклар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында, уртак проектларны гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар. Кристоф Ляйтл билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Австриянең уртак мәнфәгатьләре күп, шул исәптән, бизнес мәсьәләләре, кадрлар әзерләү һәм белем бирү.

2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясенең Австриядә эш визиты бара.

Австриягә килү белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вена үзәгендә совет солдатлары һәйкәленә чәчәкләр куйды.

Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Австрия икътисады Федераль палатасы Президенты һәм ил җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.

Татарстан Республикасы делегациясе татарстан-австрия эшлекле форумында катнашачак һәм татар диаспорасы әгъзалары белән очрашачаклар.

2016 елның 12 маенда "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркеме утырышын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, 2014 елның июнендә РФ Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркемен җитәкләргә һәм аның эшчәнлеген яңартырга кушкан иде. Инде бер елдан 2015 елның июнендә Мәскәүдә яңартылган форматта Татарстан Президенты рәислегендә Төркемнең утырышы булып узды. Анда РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, ислам хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) генераль секретаре Ияд Мәдәни, ислам илләре  дәүләт һәм дин әһелләре.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 12 маенда Австрия икътисады Федераль палатасында (Вена шәһәре) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең Австрия Республикасына визиты кысаларында Татарстан-Австрия эшлекле форумы узачак.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Австрия икътисады Федераль палатасы Президенты Кристоф Ляйтл, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Мәскәүдәге Австрия Илчелегенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе доктор Дитмар Фелльнер, Татарстан һәм Австрия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.

2016 елның 10 маенда Прагада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы булып узды. Яклар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекнең сораулары хакында һәм берничә уртак проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.    

Рөстәм Миңнеханов Милош Земанга Россиянең динамик рәвештә үскән регионы - Татарстан Республикасына булган кызыксынулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Безнең өчен хезмәттәшлекнең перспективалары турында сөйләшү һәм фикерләр алышыну мөмкинлеге булу зур горурлык, - диде ул. Сезнең ярдәмегезне югары бәялибез, Россия һәм Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән, татарстан-чехия элемтәләрен үстерүдә ярдәм кулын сузган Чехия Хөкүмәтен хөрмәт итәбез”.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 9 маенда Казан үзәгендә узган "Үлемсез полк" акциясендә  кырык биш мең кеше катнашты. Кешеләр кулларында Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын күтәреп йөрделәр. Зур парадны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Татарстан Президенты әтисе ягыннан бертуган абыйсының – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының рәсемен кулында тотты. Әлеге акциягә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә әтисенең – Шәймиев Шәрип Шәймөхәммәт улының портреты белән кушылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин дә үзенең әтисе-Мөхәммәтшин Хәйрулла Динкәй улының рәсемен кулыннан төшермәде.

"Үлемсез полк" “Казан” милли-мәдәни үзәге – Пушкин урамы – Азатлык мәйданы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы маршруты буйлап узды.

Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, "Үлемсез полк" акциясе халкыбызның батырлыгы истәлеген саклау өчен зур әһәмияткә ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International