Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасында законсыз әйләнештән алынган алкоголь күләме 70% арткан

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

2016 елның 16 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР спиртлы продукция һәм алкоголь әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне контрольдә тоту буенча Совет утырышы узды.

Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Совет утырышы видеоконференцэлемтә режимында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрен элемтәгә тоташтырып уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов әйтеп үткәнчә, Татарстанда агымдагы елның беренче кварталында узган 2015 елның шушы ук дәвере белән чагыштырганда законсыз әйләнештән алынган алкоголь күләме 70% арткан. Бүген республикада алкоголь базарының торышын белү өчен атналык мониторинг үткәрү җайга салынган.

Сәүдә челтәре булмаган һәм саны 100 кешедән артмаган барлык аз халыклы авыллар күчмә сәүдә хезмәте һәм республика җитештерүчеләренең продукциясе белән тәэмин ителә. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының “Алкоголь контроле” проекты гамәлгә ашырыла, алкоголь эчемлекләр кулланунының масштабларын киметү буенча эш активлаштырыла.

“2016 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча республика продукциясен тормышка ашыру күләме узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 5% арткан. Ялган аракы яисә алкоголь эчеп агуланучыларның саны өчтән бергә кимегән, шул исәптән үлем белән беткән күңелсез очракларның саны да кимегән”, - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов татарстан аракысын сату күрсәткечләре кимегән районнарны атады: Чүпрәле, Әлки, Балтач, Тәтеш, Алабуга, Мөслим, Менделеевск, Ютазы, Кайбыч, Балык Бистәсе районнары һәм Казан. Аларның дүртесендә кертелгән алкогольнең сату күрсәткечләре арткан: Казан, Кайбыч, Менделеевск, Балык Бистәсе районнары.

ТР Президенты аерым суррогатлар темасына тукталды. Республиканың өч районында (Чистай, Бөгелмә, Минзәлә) алкоголь эчеп агуланучыларның саны республиканың уртача дәрәҗәсеннән 2 тапкыр артып киткән, бу 100 мең кешенең 5,2 тәшкил итә. Татарстанның 23 районында үлем белән тәмамланган  очраклар да билгеләп үтелде.

ТР дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда 2016 елның беренче кварталында алкоголь базарының 3167 объекты тикшерелгән. Барлыгы 516 лицензиясез эшләү белән бәйле тәртип бозу очраклары теркәлгән, төнге сәгатьләрдә алкоголь сату, документларсыз һәм дәүләт таләпләренә туры килми торган спиртлы лосьоннар сату кебек очраклар теркәлгән. Ел башыннан бирле законсыз әйләнештән легаль булмаган 69 литр дан артык алкоголь алынган. Штрафларның гомуми саны 6 млн. сум тәшкил итә.

Агымдагы елның 3 аенда 570,7 мең дал аракы сатылган, узган елның 1 кварталы белән чагыштырганда бу 5% күбрәк. Татарстан аракысын сату ТР 34 районында арткан, 11 районында кимегән. ТР территориясенә кертелгән аракыны сату агымдагы елның 3 аенда 15% тәшкил итә.   

  

 (ТР Президенты Матбугат хезмәте мәгълүматлары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International