2016 елның 12 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Венадагы Берләшкән Милләтләр Оешмасы бүлегенең генераль секретаре урынбасары Юрий Федотов белән очрашуында катнашты.
Очрашу Берләшкән Милләтләр Оешмасының Венадагы бүлеге бинасында узды, анда сәнәгать үсеше буенча (ЮНИДО) Берләшкән Милләтләр Оешмасы җитәкчелеге һәм гамәли системалы анализлау Халыкара институты вәкилләре катнашты.
Юрий Федотов Венадагы Берләшкән Милләтләр Оешмасының эшчәнлеге турында сөйләде, берничә актуаль халыкара проектның гамәлгә ашырылуы хакында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов Венадагы Берләшкән Милләтләр Оешмасына килү мөмкинлеген булдырган һәм ЮНИДО белән уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хезмәттәшлек турындагы меморандум 2009 елның декабрендә имзаланды, дип искә төшерде ул. Бүген ЮНИДО вәкилләре Татарстанда уздырыла торган халыкара конференцияләрдә катнашалар, республика министрлыклары, ведомстволар, предприятиеләроешма белән үз юнәлешләрендә үзара хәрәкәт итәләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда ЮНИДО халыкара сәнәгать хезмәттәшлеге Үзәге тарафыннан ике проект тәмамланды. Беренчесе Серго исемендәге Яшел Үзән заводының озон-куркынычсыз энергияне нәтиҗәле куллана торган суыткыч җиһазларына күчү белән бәйле иде (2011-2015 еллар). Нәтиҗәдә предприятие продукциясе тулысынча халыкара стандартларга туры килә. Татарстанда ЮНИДОның икенче проекты трансграник сулыклар бассейннарында пычрану нокталарын ачыклау, бәяләү һәм градацияләү белән кагылышлы иде. Без ЮНИДОга уртак проектларда ярдәмче булулары өчен рәхмәтлебез, киләчәктә хезмәттәшлекне тирәнәйтү һәм киңәйтүдә
Очрашу барышында Россиянең Венадагы халыкара оешмалардагы даими вәкиле Владимир Воронков ЮНИДО белән хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстан туплаган тәҗрибәне Россиянең башка төбәкләрендә дә башка халыкара оешмалар өчен кулланырга мөмкин, дип билгеләп үтте.