Австриядә “Мирас” татар җәмгыяте активы вәкилләре белән очрашу булып узды

2016 елның 13 мае, җомга

2016 елның 12 маенда Венада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Мирас” татар җәмгыяте активы вәкилләре белән очрашуында катнашты. Чарада Россиянең Австриядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинский катнашты.     

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мирас” татар җәмгыяте әгъзаларына туган телне, мәдәниятне, татар халык йолаларын саклап калулары һәм актив тормыш позициясендә булулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, "Мирас" татар җәмгыяте 2016 елның гыйнвар аенда теркәлгән, бу турыда карар катнашучыларның саны арта бару сәбәпле кабул ителгән. "Мирас" татар җәмгыяте Бөтендөнья татар конгрессы  белән актив хезмәттәшлек итә һәм Европа татарлары Альянсы составына керә.  

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген дөнья татарларының өчтән бере генә республикада яши, күп өлеше – Россиянең башка төбәкләрендә һәм дөньяның башка илләрендә. Безгә үзара элемтә урнаштыру  һәм хезмәттәшлекне үстерү мөһим, диде ул Австрия татар җәмгыяте вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, без сезгә мохтаҗ, чөнки сез татар халкының үзенчәлеген, мәдәниятен саклап каласыз. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген дөньяның төрле илләрендә яшәүче татар җәмгыятьләренә, татар диаспорасы активистларына таяну мөһим.

Очрашу барышында “Мирас” татар җәмгыяте әгъзалары Россиянең Австриядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинскийны агымдагы елның июнендә узачак милли бәйрәмгә-Сабантуйда катнашырга чакырдылар. Алар Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән үзара хезмәттәшлекне оештыру өлешендә тәкъдимнәр һәм теләкләр белән чыктылар. 

Россиянең Австриядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле илчесе Дмитрий Любинский гуманитар хезмәтәшлекне арттыру мөһим икәнлеген әйтеп үтте һәм "Мирас" җәмгыяте әгъзаларына активлыклары өчен хөрмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International