2016 елның 18 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында югары вольтлы уникаль сынау станциясе хезмәте җибәрелде. Чарада федераль һәм республика министрлыклары вәкилләре, “ИНВЭНТ” компаниясе төркеме җитәкчелеге вәкилләре һәм (Татарстанда лаборатория өчен мөһим җиһазларны булдырган) HIGHVOLT алман компаниясе катнаштылар.
“Әле күптән түгел генә хыял булып тоелган кайбер проектлар бу мәйданда тормышка ашты”, - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең кереш сүзендә.
“Без заманча кабель ничек җитештерелгәнен, иң катлаулы сынауларны үткәрә алырлык лабораторияне күрдек. Хәзер инде монда россия энергетика базары өчен теләсә нинди урнаштыру җитештерергә сәләтле”,-дип өстәде Татарстан Президенты.
“Монда эшләнгәннең барысы да илебез җитәкчесе РФ Президенты В.В. Путин билгеләгәнчә импортны алыштыру стратегиясе кысаларында башкарылды, - дип аерым билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Элек югары вольтлы кабельне чит илдән сатып алырга туры килә иде. Хәзер Россия, Татарстан аны үзе җитештерергә сәләтле”.
“РФ сәнәгать министрлыгында без «Таткабель» сәнәгать компаниясен региональ буларак түгел, ә бөтен россия күләмендәге компания буларак кабул итәбез”,-дип белдерде РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы машина төзелешендә инвестицияләү һәм станоклар төзелеше департаменты директоры урынбасары Олег Токарев. Гамәлдәге федераль программалар кысаларында компания төркеменә дәүләт һәрвакыт ярдәм итте һәм ярдәм итәргә әзер, дип өстәде ул.
«Таткабель» заводы директоры профессиональ эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медаленә ия булды. Предприятие җитәкчесе ТР Президентына станциянең югары вольтлы кабель сынауларын үткәрергә әзер булуын хәбәр итте һәм аны кабызып җибәрү өчен рөхсәт сорады.
Беренче эшләтеп җибәрү урнаштыруны 420 кВ кадәр куды. Киләчәктә биредә егәрлеге 700 кВ кадәрге булган кабель җитештерергә һәм сынарга була.
Мәгълүмат өчен:
"ИНВЭНТ"- хәзерге вакытта 8 эре предприятиене берләштерә торган дәүләт корпорациясе, ул Татарстанда 2007 елда төзелде. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – электротехника һәм җылылык техникасы продукциясен җитештерүче компания.
(“Татар-информ” МА мәгълүматлары кулланылды)