Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы Милли җыелышы депутаты, Минчжу демократик партия Рәисе Ким Мин Сок белән очрашу барышында, бүген Россиядә чит ил инвесторлары өчен гаҗәп шартлар тудырылган, дип хәбәр итте. Татарстан Республикасында Көньяк Корея компанияләренә бизнес алып бару өчен иң уңайлы шартлар тәкъдим итәбез, ә Корея инвестицияләрен яклауны гарантиялибез.
Очрашуда Корея Республикасында Россия Федерациясенең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Тимонин һәм башка рәсми затлар катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар керде. Сеулда Татарстан делегациясе әгъзаларын сәламләп, Ким Мин Сок әфәнде, визит нәтиҗәләре буенча сәяси, икътисади һәм социаль өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлекнең үсәчәген, көтүе турында белдерде. Шулай ук, ул Татарстан Республикасында булырга теләге барлыгын әйтте.
Сеул шәһәренә якын урнашкан Пангё техно-үзәнендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Татарстан Республикасы делегациясе составына кергән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм делегация әгъзаларына паркның фәнни-технологик мөмкинлекләрен һәм алга таба үсеш перспективаларын сөйләделәр. Сорауларга Пангё техно-үзәне президенты Квак Жае Вон әфәнде җавап бирде.
Алга таба, техно-үзәннең презентациясе булып узды. Пангё техно-үзәне Корея Республикасында иң эре технопарк зонасы булып тора. Бүгенге көндә Пангё исәбендә 80 бина бар. Үзән 2005 елда ачылган, проектка гомуми инвестицияләрнең күләме 5 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Бүген Пангё резидентлары булып 44 консорциум, 1200 резидент-компания тора һәм анда 72 000 кеше хезмәт итә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча гомуми керемнең күләме 74 млрд. сум тәшкил иткән.
2016 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Сеулга (Корея Республикасы) эш сәфәре белән килде. Эш визиты ике көнгә сузылачак (2016 елның 19-20 июнь көннәре). Рәсми делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар керде.
Визит кысаларында Lotte Group компаниясенең тәкъдир ителүе, Lotte World күңел ачу паркын карау һәм 123 катлы Lotte World Tower иң биек йортына менү, Пангё (инновацион технологияләр) техно-үзәнендә булу, I-KAIST компаниясенең (белем бирү һәм бизнес өчен югары технологик эшләнмәләр) күргәзмә залын карау һәм Чхонгечхон елгасының яр буйларын карау планлаштырылган.
Бүген 16 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе XX юбилей Петербург халыкара икътисадый форумында (ПХИФ-2016) катнаша. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов.
Форумда дөньяның 60 иленнән 500 дән артык чит ил компанияләре вәкилләре катнашачак, аерым алганда, АКШ, Франция, Швейцария, Япония, Бөекбритания, Германия, Италия, Финляндия, Кытай, Дания һәм башка илләр. Шулай ук, 600 россия компаниясе, алар санында төбәк һәм муниципаль хакимият вәкилләре, эре предприятиеләр.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе "PricewaterhouseCoopers", МSD, General Electric компанияләре вәкилләре, шулай ук, Россиядә кытай эшмәкәрләре берлеге җитәкчелеге һәм россия регионнары— Алтай крае һәм Ленинград өлкәсе губернаторлары белән очрашулар планлаштыра. Икенче көнне, 17 июньдә делегация форумның пленар утырышында катнашачак, анда Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның чыгышы көтелә. Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе уртак җыелышында һәм «Россия төбәкләре – үсешнең төп нокталары» панель дискуссиясендә федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган инструментлар һәм экспорт ярдәме булган региональ механизмнарның эшен синхронизацияләү хакындагы сораулар турында сүз барачак. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтинг нәтиҗәләре презентациясе узачак. Бу бөтен ил эшмәкәрләрен сораштыруга һәм 45 күрсәткеч буенча бәяләүне үз эченә ала: көйләүче мохит, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшмәкәрлеккә ярдәм. Әйтергә кирәк алдагы 2015 елда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча инвестицион рейтингның абсолют лидеры булып Татарстан Республикасы танылды.
2016 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсын үткәрү һәм сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Премиясен алу сорауларына багышланган эш киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә ФБУ "ТатЦСМ", "Идел буе сыйфат үзәге" коммерциячел булмаган партнерлык, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структура бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов 2016 елда "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында катнашу өчен республиканың 203 предприятиесе теләге белдерде һәм 447 төр продукция тәкъдим ителә. Оештыру комитеты тарафыннан конкурска тәкъдим ителәчәк продукция һәм хезмәтләрне бәяләү өчен 9 эксперт конкурс комиссиясе формалаштырылган. Эксперт комиссиясе составына республиканың министрлык, ведомство, профессиональ ассоциация, контроль итүче органнардан 60 белгеч һәм эксперт керде.
2016 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарга эш визиты кысаларында Россия иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы Вәкаләтле Вәкиле Михаил Бабичның уртак күчмә киңәшмәләрендә катнашты. Шулай ук, киңәшмәдә федераль министрлыклар һәм ведомство вәкилләре, РФ субъектларының башлыклары катнашты.
Көн тәртибендә ике тема билгеләнде: дәүләт органнары эшендә Интернет челтәрен кулланганда мәгълүмати иминлекне тәэмин итү, шулай ук, көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә экологик нормаларны үтәү.
2016 елның 11 июнендә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисс җитәкчелегендәге Куба Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу “КАМАЗ” заводы территориясендә узды. Очрашуда Куба Республикасының Россиядә Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры Артем Здунов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм "Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнаштылар.
Куба делегациясе автокалага бер көнлек рәсми визит белән килде. Визитның төп максаты - россия машина төзелешенең иң эре предприятиесе булган - "КАМАЗ" эшчәнлеге белән танышу.
2016 елның 12 июне – текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне! ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җиңел сәнәгать хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:
"Хөрмәтле Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм!
Җиңел сәнәгать, республика хуҗалык комплексының төрле тармаклары ихтыяҗын тәэмин итүче, икътисадның мөһим секторларының берсе булып тора. Бүген Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләрендә 7 мең кеше хезмәт куя. 2015 елда әлеге тармакның предприятиеләре тарафыннан 4,6 млрд. сумлык продукция төяп озатылган.
2016 елның 10 июнендә Казанда Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов чимал булмаган экспорт мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия һәм Татарстан министрлык һәм ведомстволары җитәкчелеге вәкилләре, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә Татарстан Республикасы дөньяның 140 иле белән сәүдә мөнәсәбәтләре тота, узган елда экспорт күләме 11,4 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, экспорт күләме буенча Татарстан илдә бишенче урында тора һәм Идел буе федераль округында беренче позициядә тора, дип билгеләп үтте.
2016 елның 10 июнендә Казанда Татарстан Президентының республика эшмәкәрләре белән "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" форматында очрашулары булып узды.
Очрашуда 200 дән артык бизнес вәкилләре, бизнес-берләшмәләр лидерлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Эшмәкәрләр Республика Башлыгына кайбер темаларга актуаль мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр: контроль-күзәтчелек органнарының эшчәнлеге, фермерларга ярдәм итү, эшмәкәрләрне укыту, медицина сәнәгате, юллар төзү, йөк ташу, авыл туризмы, чимал сатып алу, техник җиһазландыру, җиңел сәнәгать, заманча яшелчәләр саклау урынын төзү, тышкы базарларга татарстан продукциясен алга этәрү һ. б.