ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Әнвәр улы Кәримовның сәүдә хезмәткәре Көне белән котлавы

2016 елның 22 июле, җомга

Хөрмәтле ветераннар һәм Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бәйрәмегез – сәүдә хезмәткәре Көне белән тәбрик итәм!

Кулланучылар базарының торышы җәмгыятьнең социаль-икътисадый иминлек дәрәҗәсенең иң мөһим индикаторларының берсе.

Сәүдә – республика һәм илебез бюджетына салым керемнәренең шактый өлешен тәэмин итүче һәм тулай региональ продуктына керемнәр буенча алдынгы позицияләрне алып торучы Татарстан икътисадының динамик рәвештә үсә торган тармагы.

Бүгенге көндә Татарстан кулланучылар базары өлкәсендә 17 меңнән артык төрле форматтагы ваклап сатучы предприятие эшләп килә. Республикабыз ваклап сату әйләнеше күләме буенча регион-лидерлар санына керә.

Татарстанда актив рәвештә сәүдә предприятиеләре челтәре үсә, аларның матди-техник базасы камилләштерелә, товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты һәм ассортименты яхшыртыла, тармак предприятиеләренең эш формасы һәм ысуллары камилләштерелә, халыкка хезмәт күрсәтү культурасы күтәрелә.

Сәүдә хезмәткәрләре осталыклары һәм профессиональлекләре, заманча технологияләрне нәтиҗәле файдаланулары аркасында максат итеп куйган планнарын гамәлгә ашыралар, республиканың конкурент сәләтлелеген  күтәрәләр.

Һөнәри бәйрәм Көнендә ветераннарга һәм Татарстан сәүдә хезмәткәрләренә сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф һәм киләчәктә республика кулланучылар базарын үстерүдә зурдан-зур уңышлар теләп калам! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International