2016 елның 10 августында Рөстәм Миңнеханов «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар «АКТО-2016» VIII Халыкара күргәзмәсен тантаналы ачуда катнашты. Тантанада шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате Департаменты директоры Сергей Емельянов, Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян, "Берләшкән Авиатөзелеш Корпорациясе" ГАҖ программалары буенча вице-президент - "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, илнең әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
2016 елның 10 августында «КНИАТ» Инновацион-технологик үзәге» сәнәгать технологияләре технопаркы территориясендә эшчәнлек алып баручы «Казан Гипронииавиапром» АҖ кайбер производстволарның эше белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин, «Казан Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озата йөрделәр.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр электродинамик вибростендлар чыгару буенча җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар. Стендлы технологик системаларның йомгаклау макетлы җыю цехында булдылар.
2016 елның 9 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә "Наше время – Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗатының ел саен уза торган ачык республика телевизион фестивален оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Алберт Кәримов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла торган фестиваль Татарстанда дүртенче тапкыр уздырыла. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, "фестиваль эшче һөнәрләрне популярлаштыруда һәм яңа буын кадрларын формалаштыруда мөһим функцияне үти, республика предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәт итүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуда ярдәм итә".
2016 елның 10-12 август көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән "АКТО-2016" 8нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм халыкара катнашуда "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җиһазлары" Бөтенроссия фәнни‐гамәли конференциясе узачак.
Чараларны оештыручылар - "Ростех" Дәүләт Корпорациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың авиатөзелеш предприятиеләре, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, "Казан Ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге АҖ.
2016 елның 8 августында Казанда "Татарстан – Япония: инвестицион киләчәк" эшлекле форумы узды. Чара Япония эшмәкәрләренең Татарстан Республикасына визиты кысаларында үтте.
Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР һәм Япония эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
4 август көнне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре һәм Татарстан Республикасының министрлык, ведомство һәм оешма вәкилләре катнашында Казанда "Бергә яктырак" Бөтенроссия Фестивален үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы булып узды.
Утырыш барышында Казан шәһәрендә энергияне сак тоту буенча фестивальне үткәрү программасына кертү өчен (сценарий) чаралар каралды, шулай ук, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика Агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Казанда үткәрелүче фестивальне яктырту медиа-планы каралды.
Фестивальне үткәрүнең тулырак программасы (сценарий) Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында "Энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге" бүлегендә (http://mpt.tatarstan.ru/rus/vserossiyskiy-festival-energosberezheniya-vmeste.htm) һәм Фестивальнең сайтында урнаштырылган: (http://www.вместеярче.рф/) .
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты IV ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү башланды.
12 сентябрьгә кадәр оештыру комитеты Татарстан предприятиеләре төрле тармак һәм төрле рәвештәге милекле оешмалардан гаризалар кабул итәчәк. Үзенең талантын, сәләтен тормышка ашырырга һәм үзләрен телейолдыз итеп хис итәргә теләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшләүче яшь кешеләр катнаша ала.
Фестиваль традиция буенча берничә этапта узачак: заявка бирү кампаниясе, республиканың дүрт шәһәрендә сайлап алу турлары (Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан), финал Казанда үтәчәк. Учреждение һәм предприятиеләр катнашу өчен команда җибәрәләр (коллектив яки аерым башкаручыларны), алар номерлар белән "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты" номинацияләрендә чыгыш ясаячаклар. Сайлап алу (зональ) турлар лауреатлары Казандагы финал ярышларда катнашырга чакырыла. Һәр сайлап алу этабының йомгаклау концерты, шулай ук, финал гала-концерты "Яңа Гасыр" телеканалында язылачак һәм күрсәтеләчәк.
Фестивальдә катнашу өчен оештыру взносы түләтелми. Барлык этапларда да катнашучылар өчен РФ һәт Татарстанның әйдәп баручы педагогларыннан мастер-класслар уздырылачак. Командалар һәм башкаручылар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Гран-при иясе җиңүче дипломы алачак, ТР Президентының күчмә кубогын, 200 000 сум акчалата премия биреләчәк. Җиңүче предприятие исеме белән Зур Аю йолдызлыгының йолдызы аталачак.
Фестивальнең нигезләмәсе һәм барлык кирәкле мәгълүматлар белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында һәм Фестивальне оештыручылар – ТР "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы сайтында танышырга мөмкин.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайты: mpt.tatarstan.ru
ТР "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы сайты: www.yold.ru.
Фестивальдә катнашу өчен 2016 елның 12 сентябренә кадәр гаризаны электрон адреска юлларга кирәк: beznenzaman@mail.ru
яисә почта адресына җибәрергә: 420107, Казан шәһәре, Петербургская урамы, 12 яисә бу адрес буенча җибәрергә мөмкин: К. Маркс урамы, 23/6 (РМОО РТ «Созвездие-Йолдызлык»), тел.:8(843)238-43-17, 238-00-63.
2016 елның 29 июлендә "Казан" Агросәнәгать паркында сәүдә хезмәткәре Көне уңаеннан "Татарстанныкын сатып ал!" форумының ачылышы булып узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча Комитет рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, "Милли сәүдә маркасы" ТР ДУП генераль директоры Илсур Сәфиуллин катнаштылар.
2016 елның 29-30 июлендә "Казан" Агросәнәгать паркында сәүдә хезмәткәре Көне уңаеннан "Татарстанныкын сатып ал!" форумы узачак.
Әлеге чараның максаты - халык арасында җирле җитештерүчеләрнең товарларын алга этәрү, җирле җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләре арасында сөйләшүләр өчен мәйданчыклар оештыру.
Форум кысаларында дегустация оештыру һәм күргәзмә эше дәвамында республика җитештерүчеләренең продукциясен алу планлаштырыла.
Чара барышында халыкара, федераль сатып алу хезмәтләре вәкилләре, локаль ваклап сату челтәрләре һәм республика продукциясе белән тәэмин итүчеләр катнашында күмәртәләп сатып алу сессиясе үткәреләчәк.
"Татарстанныкын сатып ал!" форумы кысаларында “Татарстан Республикасы милли сәүдә маркасы” II Республика фестиваль-конкурсының зональ этабы узачак.
Чара дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Форумда эчтәлекле киң мәдәни программа да тәкъдим ителәчәк.
2016 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы И.Р.Мингәлиев Сахалин өлкәсе икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары А.И.Речкин башлыгындагы Сахалин өлкәсе делегациясе белән очрашты.
Очрашу барышында сәнәгать үсеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышынды, Татарстан Республикасы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү һәм импортны алыштыру сораулары каралды.