2016 елның 10-12 август көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән "АКТО-2016" 8нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм халыкара катнашуда "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җиһазлары" Бөтенроссия фәнни‐гамәли конференциясе узачак.
Чараларны оештыручылар - "Ростех" Дәүләт Корпорациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың авиатөзелеш предприятиеләре, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, "Казан Ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге АҖ.
Быел чаралар истәлекле вакыйгаларга - кешенең космоска беренче очуына 55 ел тулу, ДОСААФ ТАССРЮ оешуына 65 ел тулу, ТУ-160 стратегик бомбардировщигының беренче очуына 35 ел тулуга багышлана.
Агымдагы елның 10 августында "АКТО-2016" күргәзмәсенең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының авиация сәнәгате Департаменты директоры Сергей Емельянов, Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян, "Берләшкән Авиатөзелеш Корпорациясе" ГАҖ программалары буенча вице-президент - "Туполев" ГАҖ генераль директоры Александр Конюхов, илнең әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләре һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов билгеләгәнчә, Татарстан бүген Россиянең динамик рәвештә үсүче регионы,монда авиатөзелеш тармагын һәм икътисад секторын үстерү һәм ярдәм итү сораулары системалы рәвештә хәл ителә.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, "махсуслаштырылган күргәзмәләр үткәрү - авиатөзелеш өлкәсендә үзгәртеп корулар юлына мөһим адым". Татарстан Республикасында традиция буенча уздырыла торган "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" күргәзмәсе Россия авиация төзелешен үстерүгә ярдәм итә. Авиация сәнәгате, чиктәш тармаклар, тармак һәм югары уку йорты фәннәре вәкилләре алдынгы эшләнмәләр һәм технологияләр, инновацион продукция үрнәкләре белән танышу мөмкинлегенә ия. Күргәзмә эшендә Россиянең 10 төбәгеннән 116 предприятие, шулай ук, дөньяның 15 иленнән чит ил компанияләре катнашачак".
"АКТО-2016" күргәзмәсе программасы кысаларында Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышы узачак, "Авиация техникасына хезмәт күрсәтү" компетенциясе буенча "Worldskills Russia" эшче һөнәрләр чемпионатының ачык сайлап алу этабы һәм "Аэрокосмик инженерия" компетенциясе буенча JuniorSkills ярышлары үтәчәк.
2016 елның 12 августында Биектау районының Коркачык аэродромы территориясендә "Мин күкне сайлыйм!" Авиация бәйрәме узачак. Авиация бәйрәменең максаты - республикада балалар һәм яшьләр арасында авиацияне популярлаштыру.