Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы "Наше время – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты IV ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү башланды.
12 сентябрьгә кадәр оештыру комитеты Татарстан предприятиеләре төрле тармак һәм төрле рәвештәге милекле оешмалардан гаризалар кабул итәчәк. Үзенең талантын, сәләтен тормышка ашырырга һәм үзләрен телейолдыз итеп хис итәргә теләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшләүче яшь кешеләр катнаша ала.
Фестиваль традиция буенча берничә этапта узачак: заявка бирү кампаниясе, республиканың дүрт шәһәрендә сайлап алу турлары (Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан), финал Казанда үтәчәк. Учреждение һәм предприятиеләр катнашу өчен команда җибәрәләр (коллектив яки аерым башкаручыларны), алар номерлар белән "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты" номинацияләрендә чыгыш ясаячаклар. Сайлап алу (зональ) турлар лауреатлары Казандагы финал ярышларда катнашырга чакырыла. Һәр сайлап алу этабының йомгаклау концерты, шулай ук, финал гала-концерты "Яңа Гасыр" телеканалында язылачак һәм күрсәтеләчәк.
Фестивальдә катнашу өчен оештыру взносы түләтелми. Барлык этапларда да катнашучылар өчен РФ һәт Татарстанның әйдәп баручы педагогларыннан мастер-класслар уздырылачак. Командалар һәм башкаручылар кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Гран-при иясе җиңүче дипломы алачак, ТР Президентының күчмә кубогын, 200 000 сум акчалата премия биреләчәк. Җиңүче предприятие исеме белән Зур Аю йолдызлыгының йолдызы аталачак.
Фестивальнең нигезләмәсе һәм барлык кирәкле мәгълүматлар белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында һәм Фестивальне оештыручылар – ТР "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы сайтында танышырга мөмкин.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайты: mpt.tatarstan.ru
ТР "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы сайты: www.yold.ru.
Фестивальдә катнашу өчен 2016 елның 12 сентябренә кадәр гаризаны электрон адреска юлларга кирәк: beznenzaman@mail.ru
яисә почта адресына җибәрергә: 420107, Казан шәһәре, Петербургская урамы, 12 яисә бу адрес буенча җибәрергә мөмкин: К. Маркс урамы, 23/6 (РМОО РТ «Созвездие-Йолдызлык»), тел.:8(843)238-43-17, 238-00-63.