2016 елның 8 августында Казанда "Татарстан – Япония: инвестицион киләчәк" эшлекле форумы узды. Чара Япония эшмәкәрләренең Татарстан Республикасына визиты кысаларында үтте.
Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР һәм Япония эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
Форум барышында Япония делегациясе әгъзаларына регионның инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр.
"Бу Татарстанга Япония эшмәкәрләренең иң эре визитларының берсе, -диде Илдар Халиков, форумда катнашучыларны сәламләп. Татарстан Россиянең регионы буларак ике илнең мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче звено булырга әзер. Без Япония эшлекле даирә вәкилләрен, спортчыларын, туристларын, җанатарларын Казанда һәм Татарстанда күрергә шат".
Татарстан Премьер-министры хезмәттәшлек нигезе була алырлык өлкәләргә тукталды. "Татарстан һәм Япония хезмәттәшлегенең перспектив проектлары арасында - "Алабуга" МИЗ, "Иннополис", автокомпонентлар җитештерү, машина төзелеше, металл эшкәртү һәм станоклар төзелеше өлкәсенә резидентлар җәлеп итү", - диде ул.
Илдар Халиков Татарстан продукциясен Япониядә алга сөрү, агросәнәгать һәм азык-төлек продуктларын җитештерү, төзелеш һәм энергияне саклаучы технологияләр, сәламәтлекне саклау һәм фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек итү кирәклеген дә билгеләп үтте.
"Бу очрашудан соң сездә файдалы эшлекле элемтәләр генә түгел, Татарстан Республикасы, аның меңеллык тарихы һәм башкаласы белән танышудан яхшы тәэсирләр калуын телибез",- дип йомгаклады Илдар Халиков.
Җавап сүзендә Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава әфәнде республиканың эшлекле даирәсенә һәм Татарстан Хөкүмәтенә шушы очрашуны оештырулары өчен рәхмәтен белдерде.
"Бу юлы безнең делегация составына 20 дән артык Япония компаниясеннән 38 кеше керә. Без машина төзелеше һәм эшкәртү тармаклары вәкилләрен генә түгел, ә алдынгы IT технологияләр һәм туризм вәкилләрен дә алып килдек. Бу форум фикер алышу, уртак проектлар формалаштыру өчен мәйданчык булыр дип ышанам", - дигән теләген белдерде Эйити Хасэгава.
Форум барышында "Алабуга" МИЗ, "Түбән Кама нефтехим" ГАҖ, "АК БАРС" банк вәкилләре кыскача презентация белән чыгыш ясадылар.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте һәм "Татар-информ" МА материаллары кулланылды)