2016 елның 29 июлендә "Казан" Агросәнәгать паркында сәүдә хезмәткәре Көне уңаеннан "Татарстанныкын сатып ал!" форумының ачылышы булып узды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча Комитет рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, "Милли сәүдә маркасы" ТР ДУП генераль директоры Илсур Сәфиуллин катнаштылар.
Үзенең сәламләү сүзендә Республика сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанның кулланучылар базары иң динамик рәвештә үсүче һәм икътисад тармаклары инвестицияләре өчен җәлеп итүчән булып кала. Республиканың тулаем региональ продукты структурасы тармагында күмәк һәм берәмләп сәүдә өлеше, сәнәгатьтән соң, икенче урында тора һәм 15% тәшкил итә. Бүген республиканың кулланучылар базары өлкәсендә Татарстан эшче халкы санының якынча 17% җәлеп ителгән.
Алберт Кәримов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – сәүдә хезмәткәре Көне белән котлады, профессиональ уңышлар һәм тотрыклылык, яңа казанышлар теләде һәм "Татарстанныкын сатып ал!" форумы базарда катнашучыларга яңа эшлекле элемтәләр булдырырга, ә халыкка Татарстан Республикасында җитештерелгән сыйфатлы һәм көндәшлеккә сәләтле продукция белән танышу мөмкинлеген бирәчәк дигән өмет белдерде. Тантаналы рәвештә ул сәүдә тармагы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүләкләрен тапшырды.
"Татарстанныкын сатып ал!" форумы кулланучылар базарын республикада җитештерелгән товарлар белән тәэмин итү һәм җирле җитештерүчеләрнең товарларын сәүдә челтәрләренә алга сөрү максатыннан үткәрелә.
Агымдагы елның 29 һәм 30 июль көннәрендә республиканың 50дән артык җитештерүчеләр продукциясен күргәзмә-сату эшләячәк һәм дегустация оештырылачак. Чара дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Моннан тыш, форум барышында 29 июльдә 16 халыкара, федераль сатып алу хезмәтләре вәкилләре, локаль ваклап сату челтәрләре һәм республика продукциясе белән тәэмин итүчеләр катнашында күмәртәләп сатып алу сессиясе үткәреләчәк һәм “Татарстан Республикасы милли сәүдә маркасы” II Республика фестиваль-конкурсының зональ этабы узачак.