2016 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты кысаларында "КАМАЗ" ГАҖ һәм Daimler уртак проекты - SFTP кабина каркаслары җитештерүче завод төзелеше барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрделәр.
Яңа буын "КАМАЗ" автомобильләре өчен кабина каркаслары җитештерүче завод төзелеше быел март аенда башланды. Әлеге проект кабина каркаслары җитештерүнең тулы циклын оештыруны күз алдында тота, моңа эретеп ябыштыру һәм буяу дә кергән.
Предприятие автомобиль заводының җитештерү объектлары территориясендә төзелә. Әзер продукция Чаллы автогигантының баш конвейерына һәм Mercedes-Benz авыр йөк машиналары җыючы производствосына җибәреләчәк.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)