2016 елның 1 сентябрендә Тукай муниципаль районында "Сетевая компания" ААҖ яңа энергия объекты - Бигеш 220 кВ подстанциясе рәсми рәвештә эшләтеп җибәрелде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле производство вәкилләре катнашты.
Яңа подстанция төзүнең төп максаты - Түбән Кама энергорайонында нефть-химия комплексын электр белән тәэмин итүнең ышанычлы булуын арттыру. Яңа объект сафка басу белән энергия белән тәэмин итүдә тайпылышлар булу сәбәпле авария очраклары кимеячәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Стратегия - 2030 нефть химиясе комплексы һәм машина төзелеше тармагы икътисад үсешенең төп нокталары итеп билгеләнгән. Электр белән өзлексез тәэмин итү - безнең нефть химиясе кластерының тотрыклы үсешенең нигезе ул, дип ассызыклады ТР Президенты.
“Әлеге подстанция стратегик объект булып тора. Аның төзелешендә мөмкин кадәр үзебезнең технологияләр кулланылды, Россия подрядчыларны эшкә җигелде. Проект кыска вакыт эчендә тормышка ашырылды һәм барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Бу безнең төзүче һәм энергетикларның югары һөнәр осталары булулары турында сөйли”,-дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар яңа энергообъектның инфраструктурасы белән таныштылар.
Карап йөрү вакытында ТР Президентына хәзерге вакытта Бигеш 220 кВ подстанциясе югары квалификацияле персонал тәэмин ителгәнен, эшкә технологик процесслар белән идарә итү өчен автоматлаштырылган система җигелүен, электроэнергияне коммерцияле исәпкә алу өчен автоматлаштырылган мәгълүмати-үлчәү системасы урнаштырылуын хәбәр иттеләр.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)