2016 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2012 елның 29 декабреннән 275 номерлы "Дәүләт оборона заказы турында" Федераль законының нигезләмәләрен гамәли гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә РФ Оборона министрлыгы дәүләт оборона заказының финанс мониторингы Департаменты директоры Ольга Осауленко, Россия Оборона министрлыгы финанс планлаштыру Департаменты директоры Максим Лоскутов, Россия Оборона министрлыгы дәүләт оборона заказының финанс мониторингы Департаменты директоры урынбасары Светлана Васина, Россия Оборона министрлыгы финанс яктан тәэмин итү Департаменты директоры урынбасары Олег Налимов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге һәм структур бүлекчәләре вәкилләре, ТР территориясендә урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм кредит-финанс учреждение вәкилләре катнашты.
2016 елның 6 октябрендә Татарстан делегациясенең Латвияга визиты программасы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Ригада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Латвия Республикасы Премьер-министры Марис Кучинскис, Латвия Республикасы Премьер-министры урынбасары - Латвия Республикасы икътисад министры Арвилс Ашераденс, Латвия юллар министры – икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни мәсьәләләр буенча Латвия-Россия Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Улдис Аугулис белән очрашуларда катнашты.
Узган очрашуларда Татарстан һәм Латвия арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.
2016 елның 6 октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Латвияга эш сәфәре кысаларында Татарстан һәм Латвия эшлекле даирәләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашында “Татарстан-Латвия-хезмәттәшлек перспективалары" темасына түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Латвия Республикасы Премьер-министры урынбасары - Латвия Республикасы икътисад министры Арвилс Ашераденс мөрәҗәгать иттеләр.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республика сәнәгать потенциалының презентациясен үткәрде, Татарстан белән Латвиянең сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең хәзерге торышы һәм перспектив юнәлешләрен тасвирлады.
2016 елның 5 октябрендә Ригада Татарстан Республикасы делегациясенең Латвияга визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис белән очрашты.
Очрашуда киңәйтелгән составта шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Раймондс Вейонис билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясенең визиты алга таба хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим- мәдәният өлкәсендә, мәгариф, шулай ук башка тармакларда.
2016 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы төзелеш кластерының потенциаль катнашучыларының беренче гомуми җыелышы узды. Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре, төзелеш оешмалары вәкилләре, төзелеш материаллары җитештерүче предприятие, профильле белем бирү учреждениеләре, инжиниринг үзәкләр һ. б. вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның август-сентябрь айларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы, ТР архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм "Кама кластер үсеше үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш кластеры булдыру буенча эш башланган, ул төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләр, төзелеш индустриясе оешмалары, профильле фәнни учреждениеләре һәм тармак министрлыклары хезмәттәшлегенә төзелгән.
2016 елның 5-6 октябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Латвияга килде.
Визит кысаларында Ригада Татарстан Башлыгы Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис, Латвия Премьер-министры Марис Кучинскис, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре белән очрашачак.
Агымдагы елның 6 октябрендә Татарстан-Латвия эшлекле форумы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать потенциалын тәкъдир итәчәк.
Татарстан делегациясенең Латвияда визит программасында берничә латвия предприятиесендә булу, Латвия татарлары белән очрашу каралган.
2016 елның 5 октябрендә Казанда "Шелл" концернының беренче АЗС ачу тантаналы чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Шелл" концерны башкарма вице-президенты Иштван Капитани катнашты.
“Шелл” концернының беренче АЗС компаниянең Татарстандагы партнеры – “Ядран-Ойл” ЯАҖ тарафыннан төзелде һәм “Шелл” идарәсенә тапшырылды. 4 колонка – ягулык салу өчен барлыгы 8 пост. Алар экологик һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп җиһазланган. Ягулык сыйфатына да игътибар зур.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, “Шелл” – Россиядә нефть, газ өлкәсендә эре проектлар буенча уңышлы гына эшләүче дөньяның эре компаниясе. Һәм “Ядран-Ойл” “Шелл” бренды белән ягулык сату формасын табуы күңелне күтәрә, - дип билгеләп үтте.
2016 елның 5 октябрендә Яшел Үзәндә "Дельфин" балалар-яшүсмерләр яхт-клубы территориясендә (Горький исемендәге заводка карый) кече навигация-2016 җәй сезонын ябу тантанасы узды. Яшь диңгезчеләрне РФ Оборона министрлыгы вәкилләре, Яшел Үзән судно төзелеше заводы, “Ак Барс” Холдинг Компаниясе” АҖ, Яшел Үзән муниципаль районы, Татарстанда ВТБ 24 Банкы җитәкчелеге сәламләде.
Тантаналы чара кысаларында яхт-клуб флагын төшерү һәм яхт-клуб хезмәткәрләрен, регион һәи республика ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Хезмәткәрләргә һәм яшүсмерләргә дипломнар, рәхмәт хатлары, спорт товарлары алу өчен сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Узган сезонда яшь спортчылар яхт –клуб бүләкләренә тагын 52 медаль өстәделәр (15-алтын, 24-көмеш, 13-бакыр медаль). "Дельфин" яхт-клубының 5 ел эш нәтиҗәләре буенча барлыгы 373 медаль яуланган (122-алтын, 144-көмеш, 107-бакыр медаль).
Сезон тәмамлану белән балалар укуларын дәвам итәчәкләр.
2016 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага рәсми визиты кысаларында Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗан Сагынтаев белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә киләчәктәге адымнар турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Астанада яңа бинасын ачу тантанасы булды. Казанда исә, Казахстан Генераль консуллыгы һәм Казахстан Сәүдә вәкиллеге бүлекчәсе эшли. Шулай ук, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында ике яклы килешү гамәлдә.
2016 елның 4 октябрендә Казан Ратушасында Алексей Кудрин җитәкчелегендә Стратегик эшләнмәләр Үзәге оештырган «Киләчәккә карап. 10 елдан соң Россия нинди булачак?” эксперт сессиясе узды.
Эксперт сессияне оештыручыларга һәм катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан 7 регион арасында беренчеләрдән булып Россия Федерациясе Стратегиясен эшләүгә багышланган эксперт сессия үткәрү урыны итеп сайланган.
Татарстанны сайлау очраклы түгел, республика төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең алдынгы регионнар исемлегенә керә. Тулай төбәк продукты күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында республика 6нчы урынны били, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча – 3 урын, авыл хуҗалыгы - 4 урын, сәнәгать производствосы һәм төзелеш буенча – 5 урында, ваклап сату әйләнеше буенча – 8 урын, торак тапшыру буенча – 7 урында тора. Барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Идел Буе федераль округында лидер булып тора.