Татарстан Президенты: Казахстан –безнең республиканың әйдәп баручы сәүдә-икътисади партнерларның берсе

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

2016 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага рәсми визиты кысаларында Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗан Сагынтаев белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Казахстан белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү өлкәсендә киләчәктәге адымнар турында сөйләштеләр. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, Казахстанда Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Астанада яңа бинасын ачу тантанасы булды. Казанда исә, Казахстан Генераль консуллыгы һәм Казахстан Сәүдә вәкиллеге бүлекчәсе эшли. Шулай ук, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында ике яклы килешү гамәлдә. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, агымдагы елның 6 аенда Татарстан белән Казахстан арасында тышкы товар әйләнеше 20 % ка арткан һәм 215 млн. доллар тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечләрне тагын да арттырыр өчен барлык шартлар да бар, диде ул. Машина төзелеше, вертолет төзелеше, нефть химиясе, ИТ һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы тармакларындагы мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк. 

Шулай ук, ТР Президенты гуманитар- мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекнең мөмкинлекләрен билгеләде. 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International