Казанда «Киләчәккә карап. 10 елдан соң Россия нинди булачак?” эксперт сессиясе узды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

2016 елның 4 октябрендә Казан Ратушасында Алексей Кудрин җитәкчелегендә Стратегик эшләнмәләр Үзәге оештырган «Киләчәккә карап. 10 елдан соң Россия нинди булачак?” эксперт сессиясе узды.

Эксперт сессияне оештыручыларга һәм катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан 7 регион арасында беренчеләрдән булып Россия Федерациясе Стратегиясен эшләүгә багышланган эксперт сессия үткәрү урыны итеп сайланган.

Татарстанны сайлау очраклы түгел, республика төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россия Федерациясенең алдынгы регионнар исемлегенә керә. Тулай төбәк продукты күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында республика 6нчы урынны били, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча – 3 урын, авыл хуҗалыгы - 4 урын, сәнәгать производствосы һәм төзелеш буенча – 5 урында, ваклап сату әйләнеше буенча – 8 урын, торак тапшыру буенча – 7 урында тора. Барлык макроикътисади күрсәткечләр буенча Татарстан Идел Буе федераль округында лидер булып тора.

Алберт Кәримов сүзләренчә, агымдагы елда тотрыклы уңай динамика саклана. Гыйнварь - август нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты күләме үсеше темпы- 102,5% тәшкил итте. Төп уңай өлешне сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш кертә, алар икътисад структурасында якынча 60% алып торалар.  Сәнәгать структурасында соңгы елларда республиканың стратегик үсеше буенча эзлекле максатлы эш нәтиҗәдә эшкәртү җитештерүенең өлеше 70% тан артык.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе хәбәр итүенчә, 2016 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Стратегиясен гамәлгә ашыру барышын караячак стратегик сессия узачак.

Соңыннан Алберт Кәримов бүгенге көндә эксперт сессиядә хакимият органнары вәкилләре, белем бирү учреждениеләре, җәмәгатьчелек, аналитик үзәкләр, республика предприятиеләре һәм оешмалары, экспертлар катнаша, алар  Татарстан Республикасы Стратегиясен эшләүдә дә зур өлешләрен керттеләр һәм федераль дәрәҗәдәге төп документ - Россия Федерациясе Стратегиясен эшләүдә дә үз өлешләрен кертергә телиләр, диде.

Мәгълүмат "Республика Татарстан" газетасы сайтында урнаштырылган: http://rt-online.ru/v-kazani-sostoyalas-ekspertnaya-sessiya-vglyadyvayas-v-budushhee-kakoj-budet-rossiya-cherez-10-let/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International