"Шелл" концерны Татарстанда автомобильләргә ягулык салу станциясен (АЗС) ачты

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

2016 елның 5 октябрендә Казанда "Шелл" концернының беренче АЗС ачу тантаналы чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Шелл" концерны башкарма вице-президенты Иштван Капитани катнашты.

“Шелл” концернының беренче АЗС компаниянең Татарстандагы партнеры – “Ядран-Ойл” ЯАҖ тарафыннан төзелде һәм “Шелл” идарәсенә тапшырылды. 4 колонка – ягулык салу өчен барлыгы 8 пост. Алар экологик һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп җиһазланган. Ягулык сыйфатына да игътибар зур.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, “Шелл” – Россиядә нефть, газ өлкәсендә эре проектлар буенча уңышлы гына эшләүче дөньяның эре компаниясе. Һәм “Ядран-Ойл” “Шелл” бренды белән ягулык сату формасын табуы күңелне күтәрә, - дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов “Шелл” компаниясе җитәкчелеген проектны уңышлы тормышка ашырулары белән тәбрик итте, әле бу дөнья гиганты юлының бары тик башы гына дигән ышанычын белдерде. Моннан тыш, Татарстанда “Шелл” компаниясенең әле бер формадагы эшчәнлек белән генә калмавын тәкъдим итте.

("Татар-информ" МА материаллары буенча)

Мәгълүмат өчен:

Бүген "Шелл" компаниясе дөньяда иң зур сату челтәренә ия, аның бренды астында эшләүче АЗСларның саны 43 000 артык.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International