2016 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы төзелеш кластерының потенциаль катнашучыларының беренче гомуми җыелышы узды. Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре, төзелеш оешмалары вәкилләре, төзелеш материаллары җитештерүче предприятие, профильле белем бирү учреждениеләре, инжиниринг үзәкләр һ. б. вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның август-сентябрь айларында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР икътисад министрлыгы, ТР архитектура, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм "Кама кластер үсеше үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш кластеры булдыру буенча эш башланган, ул төзелеш материаллары җитештерүче предприятиеләр, төзелеш индустриясе оешмалары, профильле фәнни учреждениеләре һәм тармак министрлыклары хезмәттәшлегенә төзелгән.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узган җыелышта Кама кластер үсеше үзәге җитәкчелеге кластерның үсеш концепциясен презентацияләде, функциональ карта һәм идарә органнары структурасын, инвестицион проектларның башлангыч реестрын тәкъдим иткән.
Презентация тәмамлану белән кластерның потенциаль катнашучылары каралган үсеш концепциясен сайладылар, кластер эшчәнлегендә катнашу турында килешүгә кул куйдылар. Очрашуда катнашучылар булдырылган берләшмә кысаларында уртак эш юнәлешләрен билгеләделәр.
Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы предприятиеләрнең квалификацияле инженерларга ихтыяҗларын исәпкә алып КДАТУ белән берлектә республикада инженер төзелеш "элитасы"н әзерләү Үзәген булдыру буенча эш алып бара. Министрлык фикеренчә, нәкъ менә әлеге проект төзелүче төзелеш кластерының төп уртак проекты булырга тиеш.