2016 елның 3 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошинның Росия белән мөнәсәбәтләрне үстерү буенча Франция тышкы эшләр министрлыгы махсус вәкиле, Франция ислам Фонды җитәкчесе Жан–Пьер Шевенман белән очрашуында катнашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу темасына фикерләштеләр.
Регионнарның социаль үсеш программаларының А.П. Починок исемендәге бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча "Татарстанның киләчәк колледжы" проекты премиягә лаек булды.
“Татарстанның киләчәк Колледжы" проекты ЧТПЗ Төркеме һәм Татарстан Республикасы белән берлектә тормышка ашырыла, ул конкурсның "Социаль өлкәдә дәүләт-шәхси партнерлык үсеше" номинациясендә җиңүче дип табылды. Проект "Алнас" тәэмин итүгә һәм регионның башка машина төзелеше предприятиеләрен профессиональ эш һөнәрләре кадрлары белән тәэмин итүгә юнәтелгән.
2016 елның 3 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының оештыру эшләре бүлеге әйдәп баручы белгече Матвеева Татьяна Владимир кызына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Мактау грамотасын тапшырды.
2016 елның 1 октябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Казанның Киров районы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Бу мәйданчыкта Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Лаеш, Буа, Биектау, Чүпрәле һәм Зәй муниципаль районнарыннан республика товар җитештерүчеләре үз продукциясен сата.
Татарстан агросәнәгать комплексы оешмалары һәм авыл хезмәтчәннәре тарафыннан ярминкәгә 3,4 млн. сумлык продукция сатуга куелган.
2016 елның 30 сентябреннән 1октябренә кадәр Яр Чаллының “КАМАЗ” Мәдәният Сараенда ел саен оештырыла торган “Наше время-Безнең заман” ТР эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең беренче зональ этабы узды.
Зональ этапта Яр Чаллы шәһәре, Менделеев, Кукмара, Әгерҗе һәм Алабуга муниципаль районнарыннан 50 оешмадан 216 яшь хезмәткәрләр катнашты.
Зональ этап җиңүчеләре дип “КАМАЗ” ГАҖ, “Аммоний” АҖ, ТР Әгерҗе муниципаль районы “Яшьләр Үзәге”, “Л.Я.Карпов исемендәге химзавод” АҖ табылды. Әлеге коллективлар Фестивальнең Суперфиналында катнашу өчен чакырылды.
2016 елның 30 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов «Радиоприбор» АҖ 75 ел тулуга багышланган тантаналы чара барышында хезмәт коллективын предприятиенең юбилее белән котлады.
Тантаналы чарада җыелганнарга мөрәҗәгать итеп Алберт Кәримов предприятиенең Россиядә якын навигация һәм утырту радиотехник системалары һәм дәүләт танып белү авиация борт җиһазлары җитештерүче иң эре завод булуын ассызыклады. "Радиоприбор" АҖ җитештергән эшләнмәләр Россиядә җитештерелә торган барлык самолет һәм вертолет төрләренә дә куела. "Радиоприбор" АҖ системалары һәм комплекслары дөньяның күп кенә илләрендә эксплуатацияләнә.
2016 елның 29 сентябрендә Казанның “Пирамида” комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр Көненә багышланган тантана уза. Тантанага чакырылган хөрмәтле кунаклар арасында ТР Президенты Аппараты, Татарстан Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, федераль хакимият органнары вәкилләре һәм төбәкнең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре бар. Ләкин бу көннең төп каһарманнары – гади эшчеләр: хезмәт династияләре әгъзалары, яшь инженерлар, көйләүчеләр, станок операторлары, слесарьлар, конструкторлар һәм әлбәттә производство ветераннары.
“Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бүген бу залга республикабызның һәм бөтен Россиянең икътисадый иминлеген төзүчеләр җыелган. Ветераннарыбызга - аерым рәхмәт. Сез катлаулы чорда бүгенге көндә 140 меңнән артык белгеч хезмәт иткән тармакны төзедегез. Быел 8 айда эчендә машина төзелеше тармагының 150 урта һәм эре предприятиесе 200 млрд сумлык продукция төяп озатты”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
2016 елның 29 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.
Утырыш барышында катнашучылар «Карпов Концерны» ҖЧҖ үсешенең перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар, Татарстан Республикасы нанотехнологияләр Үзәгенең төп проектларын карадылар, РФА КазФҮнең Арбузов ис. органик һәм физик химия Институтының һәм «Мәскәү материаллар белеме һәм эффектив технологияләр институты» ААҖ эшләнмәләре белән таныштылар.
2016 елның 29 сентябрендә Казанда "Лента" федераль сәүдә компаниясенең республика предприятиеләре-җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләре белән сәүдә- сатып алу сессиясе узды.
Әлеге чараның максаты - республика товар җитештерүчеләренең сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле продукциясен эчке һәм тышкы базарларга җибәрү.
Чараны оештыручылар- ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Сәүдә-сатып алу сессиясендә республиканың 100 дән артык азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар җитештерүче предприятиеләре-җитештерүчеләре катнашты, алар арасында фермерлар һәм кече һәм урта бизнес вәкилләре.
2016 елның 29 сентябрендә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Машина төзүчеләр Көненә багышланган тантана узачак.
Машина төзүчеләр Көненә багышланган тантаналы чараларда ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, ТР машина төзелеше предприятиеләре хезмәт коллективлары вәкилләре һәм ветераннары, ТР уку йортлары җитәкчеләре.
Машина төзүчеләр Көне уңаеннан оештырылачак тантаналы программа кысаларында машина төзелеше сәнәгате хезмәткәрләрен, ветераннарны һәм хезмәт династиясе вәкиләрен, яшь инженерларны, балалар техник иҗаты түгәрәкләре җитәкчеләре бүләкләнәчәк.