2016 елның 20 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Беларусь Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Игорь Петришенко белән очрашуында катнашты. Очрашу барышында Россия –Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында ике як Татарстан һәм Беларусь Республикасы арасында киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләштеләр. Шулай ук, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында да сүз барды.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасының Беларусь партнерлар белән хезмәттәшлеге даими рәвештә үсә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Беларусь Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 878,3 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Шулардан Беларусиягә 676,9 млн. АКШ долларык экспорт җибәрелгән, чит илдән Татарстанга 201,4 млн. АКШ долл. импорт кертелгән.
Ике яклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре, гадәттәгечә, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы машина төзелеше һәм махсус техника җитештерү, нефтегазохимия, текстиль, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары.
2016 елның 19 сентябрендә Казанда «Корстон» кунакханә сәүдә күңел ачу комплексы мәйданында Россия икътисадын модернизацияләү буенча Россия-Япония консультатив советының VI утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясендә Япониянең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тоёхиса Кодзуки, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Станислав Воскресенский, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Япониянең икътисадый оешмалар Федерациясенең икътисадый хезмәттәшлек буенча Япония-Россия Комитетының транспорт буенча ярдәмче төркеме рәисе Такеши Хасимото, «Эшлекле Россия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы президенты - Россия-Япония Эшлекле советы рәисе Алексей Репик, Россия һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
2016 елның 19 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Япониянең Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Тоехиса Кодзуки әфәнде җитәкчелегендәге Япония делегациясе белән очрашуында катнашты. Япония делегациясе Казанга Россия икътисадын модернизацияләү буенча VI Россия-Япония консультатив Советы утырышында катнашу өчен килделәр.
"Без Россия-Япония мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Япония арасындагы элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Катлаулы сәяси вәзгыятькә карамастан, илләребез арасында мөнәсәбәләр прагматик характерда булырга тиеш. Безнең җитәкчеләребез - Россия Президенты Владимир Путин һәм Япония Премьер-министры Синдо Абэ Владивостокта узган очрашуларында бу хакта сөйләштеләр".
2016 елның 19 сентябре – Коралчылар көне. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый.
"Хөрмәтле оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Коралчылар Көне белән тәбрик итәм!
Илебез тарихы дәвамында тармакның иң яхшы белгечләренең фидакарь хезмәтләре корал үрнәкләре булдыруны тәэмин иткән.
CB&I (АКШ) компаниясе Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләрен киләчәктә дә үстерергә теләвен, шул исәптән, Татарстанның нефть, газ, химия секторы компанияләре белән дә хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде.
Бу хакта 2016 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган очрашуында CB&I (АКШ) компаниясенең бизнесны глобаль үстерү буенча өлкән вице-президенты Скотт Вайзмен белдерде.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда CB&I компаниясе топ-менеджменты вәкилләре, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты.
2016 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
Имзалау тантанасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Промсвязьбанк» ГАҖ идарәсе рәисе Дмитрий Ананьев очрашуы нәтиҗәсендә булды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты. Очрашу барышында яклар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашу тәмамлангач Дмитрий Ананьев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде. Аның сүзләренчә, бүген имзаланган Килешү – регионда "Промсвязьбанк"ның чираттагы этабы һәм төбәктә эшне дәвам итү.
2016 елның 15 сентябрендә “Пирамида” концерт-күңел ачу комплексында ЛУКОЙЛ” ГАҖ VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Республикада компанияне “РИТЭК” АҖ гәүдәләндерә. Бу елны конкурс берничә истәлекле вакыйга белән бергә туры килде. Ул "Лукойл" ГАҖ юбилей елында уза – компания үзенең 25 еллыгын бәйрәм итә. Аның Татарстан филиалына - “РИТЭК” АҖ быел 21 ел булачак. 2016 елда конкурста бөтен республикадан 700 проект катнашты. Грант ярдәме 157 җиңүчегә биреләчәк. 64 проект абсолют чемпионнар дип табылды.
Иң яхшы проектларның авторларын котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Лукойл" нефть компаниясенең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов килделәр.
2016 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Лукойл" ГАҖ беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов җитәкчелегендә компания делегациясе белән очрашты.
Казан Кремлендә узган әлеге очрашуда ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделгәниев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Алберт Шиһабетдинов, «Ритэк» АҖ генераль директоры Николай Николаев һәм башкалар катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов "Лукойл" компаниясенең бүген дөньяда иң эре компанияләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Без актив хезмәттәшлек итәбез, Татарстан нефте ярдәмендә компаниянең күп кенә өлешләре барлыкка килде, диде ул.
2016 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә гражданнарның бакчачылык һәм дача берләшмәләре эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, 2017 елда бакчачылык җәмгыятьләре һәм дача берләшмәләренең төп мәсьәләләрен хәл итүгә Татарстан бюджеты 550 млн сум акча бүлеп бирәчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителгән, профильле министрлыклар һәм ведомстволар (ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм транспорт министрлыгы) инде бүген үк бакчачылык җәмгыятьләренә юлларны төзекләндерү һәм реконструкцияләүгә 300 млн сум, су белән тәэмин итү сорауларын хәл итәргә 100 млн сум бүлеп бирүне 2017 ел бюджетына кертү турындагы күрсәтмәне алачак. Татарстан Президенты электроэнергия буенча “Сетевая компания” инвестицион программасына 2017 елга 100 млн сум кертергә кушты. Тагын 50 млн сум акчаны республика чүп-чар, чүплекләр мәсьәләләрен хәл итүгә билгеләде: чүплек мәйданнарын булдыру, контейнерлар сатып алу һәм башкалар. Бакчачылык җәмгыятьләре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм хокук тәртибен саклау бурычларын РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм РФ эчке эшләр министрлыклары алдылар.
(“Татар-информ” МА материаллары буенча)
2016 елның 14 сентябрендә ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстанга эш визиты белән килгән Япония делегациясе белән очрашты.
Япония делегациясе составында Япониянең туризм һәм транспорт, инфраструктура һәм җир министрлыгы, әйдәп баручы сәнәгать һәм инжиниринг компанияләр, тикшеренү институтлары вәкилләре: Nippon Signal Co. Ltd, Panasonic, IHI Corporation, Nikken Sekkei Reserch Institute, NRI, Nice Corporation, Tairiku Trading Co. Ltd., Urban Renaissance Agency, SEKISUI, Chemical Co. Ltd.
Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Япония делегациясе вәкилләренә Татарстанга булган кызыксынулары өчен рәхмәтен белдерде. Япония Татарстанның гадәттәгечә эшлекле партнеры. Альберт Кәримов сүзләренчә, Татарстан Республикасы һәм Япония арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек җайга салынган. 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Япония белән тышкы сәүдә әйләнеше 111,5 млн АКШ доллары тәшкил иткән. Татарстанда Япония компанияләре катнашында уртак проектлар тормышка ашырыла, алар арасында «Аммоний» АҖ, «Mitsubishi Heavy Industries» һәм «Sojitz Corporation». «Yokogawa Electric Corporation» компаниясе республиканың эре предприятиеләрен сәнәгый автоматизацияләү эшен башкара. "Медицина Фәне Үзәге" медицина симуляторларының региональ инжиниринг үзәге һәм "Эйдос-Медицина" компаниясе Япониянең Juntendo, DNAForm, RIKEN институты белән уртак проектлар эшли.