2016 елның 6 октябрендә Татарстан делегациясенең Латвияга визиты программасы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Ригада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Латвия Республикасы Премьер-министры Марис Кучинскис, Латвия Республикасы Премьер-министры урынбасары - Латвия Республикасы икътисад министры Арвилс Ашераденс, Латвия юллар министры – икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни мәсьәләләр буенча Латвия-Россия Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Улдис Аугулис белән очрашуларда катнашты.
Узган очрашуларда Татарстан һәм Латвия арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген Татарстан һәм Латвия арасында товар әйләнеше күләмен арттыру аеруча мөһим. Ул Латвия бизнесы вәкилләрен Татарстанга визит белән чакырды. Без Латвия бизнесына ярдәм итәргә, эшкуарлык өчен уңайлы шартлар булдырырга әзер, республикада кирәкле инфраструктура бар, ике махсус икътисадый зона эшли. "Ышанам ки, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләребез бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искә төшергәнчә, визит барышында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Латвия Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен этәргеч булачак.
Очрашулар барышында яклар Латвиянең транспорт-логистика өлешендәге мөмкинлекләрен куллану, шул исәптән, Рига ирекле портын, Вентспилл ирекле портын, Казан белән Рига арасында турыдан-туры авиаюллар ачу мөмкинлекләре, шулай ук, Рига – Мәскәү тимер юл маршрутын Казанга кадәр җиткерү («Рига экспрессы») мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов Латвия-Россия Хөкүмәтара комиссиясенең берәр чираттагы утырышын Казанда уздыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде)