Татарстан һәм Латвия арасындагы хезмәттәшлек сораулары каралды

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

2016 елның 5 октябрендә Ригада Татарстан Республикасы делегациясенең Латвияга визиты кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис белән очрашты.

Очрашуда киңәйтелгән составта шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Раймондс Вейонис билгеләп үткәнчә, Татарстан делегациясенең визиты алга таба хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим- мәдәният өлкәсендә, мәгариф, шулай ук башка тармакларда.

Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек адымнарын арттыру һәм эшлекле элемтәләр булдыруны киңәйтү турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов мактаулы кунаклар Китабында кулъязмасын калдырды: “Латвия Республикасы җитәкчелегенә Татарстан делегациясен игътибарлы һәм  җылы кабул итүләре өчен бик зур рәхмәтлемен. Ышанам, агымдагы визит Россия һәм Латвия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга һәм яңа импульс бирергә ярдәм итәчәк".

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International