Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе “Сыйфат-заман автосәнәгатенең конкурентлылык нигезе” Халыкара конференциясе эшендә катнашты

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

2016 елның 6 декабрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Сыйфат-заман автосәнәгатенең конкурентлылык нигезе" IV Халыкара конференциясе эшендә катнашты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе конференциядә катнашучыларга – Россия автомобиль җыючы предприятие вәкилләренә, сыйфат өлкәсендә  экспертларга һәм сертификацияләү органы вәкилләренә сәламләү сүзе белән  мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, автомобиль сәнәгате республика машина төзелешенең әйдәп баручы тармагы, ул республиканың икътисади һәм социаль үсеш дәрәҗәсен билгели. Татарстанның машина төзелеше үз эченә йөк һәм җиңел автомобиль техникасы җитештерүне, автомобиль заводлары өчен автокомпонентлар җитештерүне ала. Автомобиль техникасын җитештерү электротехника, химия, җиңел сәнәгать предприятиеләре һәм сәнәгатьнең башка тармаклары белән тыгыз кооперациядә гамәлгә ашырыла.

2016 елның 10 аенда автомобиль төзелеше сәнәгать предприятиеләре 170 млрд. сумнан артык товар продукциясен төяп озаткан. Сәнәгый җитештерү индексы   103,3% тәшкил иткән. Мәсәлән, агымдагы елның 10 аенда "КАМАЗ" компаниясе  тарафыннан якынча 26,6 мең йөк автомобиле, 78,8 млрд. сумнан артык товар  продукциясе сатылган. Ford Sollers уртак предприятиесе (Татарстанда өч завод) якынча 23,8 мең автомобиль һәм 17 мең двигатель җитештергән. Татарстан Республикасы территориясендә автокомпонентлар җитештерүче 200 дән артык предприятие эшли. 2015 елда республикада әлеге продукцияне җитештерү күләме  34 млрд. сумнан артык тәшкил иткән.

Алберт Кәримов эшкуарлык һәм намуслы конкуренция өчен уңайлы шартлар  актуальлеген билгеләп үтте. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе  ассызыклаганча, Татарстан Хөкүмәте кайбер федераль министрлыклар һәм ведомстволар, директорлык корпусы, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора. Соңгы берничә елда автосәнәгатьне тәэмин итүче предприятиеләрнең эзлекле рәвештә конкурентлык сәләтен күтәрүне һәм автомобиль җыючы предприятиеләргә якында комплектлау җайланмаларын җитештерүне локализацияләү буенча тырышлыкны активлаштырды. Әлеге максатка ирешү өчен идарә сыйфатын күтәрү, җитештерелә торган продукция сыйфатын арттыру, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын, белем бирү дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар комплексы тормышка ашырылды.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда сыйфат өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә системалы эшләүгә төп алымнар 2000 еллар башында салынган иде, ул вакытта Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә беренчеләрдән булып “Татарстан Республикасында продукция һәм хезмәтләр сыйфатын  арттыру” максатчан программасын кабул итеп гамәлгә ашырган регионнарның берсе булды. “КАМАЗ” белән берлектә эшләнгән программа чаралары ел саен автокомпонентлар җитештерүче һәм тәэмин итүчеләр өчен конференцияләр, форумнар һәм семинарлар үткәрүне, предприятиеләрнең үз бәяләве мониторингын, ИСО/ТУ 16949 яңа версиясе таләпләренә туры килә торган процедуралар кертүне үз эченә ала.  

Бүген Татарстан сыйфат менеджментының сертификацияле системасы булган предприятиеләр саны буенча Россия регионнарының беренче бишлегенә керә. Сыйфат һәм техник җайга салу өлкәсендә кадрлар әзерләү кысаларында ел саен республикада менеджмент мәсьәләләр буенча квалификация күтәрү курсларын 1000 артык белгеч уза. Укулар махсус уку йортларында дәүләт ярдәме белән үткәрелә. Татарстан Республикасы Хөкүмәте дәүләт заказлары системасы һәм республика предприятиеләре чыгымнарын компенсацияләү аша күрсәтә.

Алберт Кәримов сүзләренчә, сыйфат системасын камилләштерүнең мөһим этәргече булып Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2011 елдан бирле ачык дип игълан ителгән сыйфат өлкәсендәге Конкурсы тора. Республика конкурсы кысаларында сыйфат өчен билгеләнгән һәм ел саен үткәрелә торган тематик конкурслар бар: "Татарстан Республикасының сыйфат буенча иң Яхшы менеджеры" һәм "Сыйфат мәсьәләләрен карауга багышланган Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары арасында иң Яхшы фәнни-тикшеренү эше".

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ТР автосәнәгатенең  конкурентлылыгын арттыру өчен дәүләт, фән һәм бизнесның үзара бәйләнешенә нигезләнгән алдынгы фәнни казанышларны, яңа идарә итү методларын җитештерүгә кертүнең әһәмиятен ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International