Казанда Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр һәм машина төзелеше Координация советы утырышы узачак

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

2016 елның 7 декабрендә "Казан ярминкәсе" Күргәзмәләр Үзәге территориясендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" Халыкара күргәзмәсе һәм «TeсhnoСварка» махсуслаштырылган күргәзмәсенең тантаналы ачылышы, Татарстан машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышы узачак. Чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт  Кәримов ассызыклаганча, машина төзелеше – Татарстан икътисадының төп өлкәләренең берсе. Татарстан сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә машина төзелеше 20% тәшкил итә. 2016 елның 10 аенда ТР машина төзелеше предприятиеләре тарафыннан 315,4 млрд. сумлык продукциясе төяп озатылган,  сәнәгый җитештерү индексы 104,3% тәшкил иткән.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе республика машина төзелеше комплексы алдында торган төп бурычлардан – җитештерелә торган продукциянең конкурент сәләтлелеген күтәрү, импорт алыштыру проектларын тормышка ашыру, инновацион продукцияне коммерцияләштерү.

Алберт Кәримов сүзләренчә, Татарстанда уздырыла торган машина төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыру махсуслаштырылган күргәзмәләре  эшлекле мөнәсәбәтләр үсешенә, сәнәгать җитештерүен стимуллаштыруга һәм уңайлы инвестицион климат булдыруга мөһим этәргеч бирә.

Күргәзмә эчтәлекле эшлекле программа белән үрелеп бара, катнашучылар тармак үсеше перспективалары хакында фикер алышачак. Төп вакыйгалар  арасында –Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координацион советы утырышы һәм "Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар–2016" Халыкара фәнни-техник конференциясе бар. Чаралар Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә әйдәп баручы ТР сәнәгать предприятиеләре, профильле фәнни-тикшеренү институтлары һәм югары уку йортлары тарафыннан оештырыла. 7 компетенция WorldSkills стандартлары буенча челтәрле сайлап алу чемпионаты узачак.

 

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/12/06/530756/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International