"Алабуга" МИЗ мәйданында яңа Ford Kuga җитештерүен башлап җибәрделәр

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

2016 елның 5 декабрендә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы мәйданында яңа Ford Kuga җитештерүен башлап җибәрү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов, Внешэкономбанк рәисе урынбасары - идарә әгъзасы Татьяна Сахарова, ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм башка затлар "Форд" заводы куәтләрен һәм җитештерү цехларын карадылар- кузовларны эретеп ябыштыру цехы, автомобильләр җыю цехы, сыйфат контроле линиясенең эше белән таныштылар. Кунакларга Ford Transit линейкасы экспозициясен һәм модель базасында социаль һәм махсус билгеләнештәге версияне дә күрсәттеләр.  

Алга таба яңа җитештерү ачылышы тантанасында Рөстәм Миңнеханов яңартылган Ford Kuga вариантын чыгаруны эшләтеп җибәргән әлеге көннең шатлыклы булуын җиткерде. «Автомобиль базары күтәрелергә тиеш һәм без моңа әзер булырга тиешбез, - диде Татарстан Президенты. – Без нинди яхшы автомобильләр төзелешен күрәбез һәм аларның перспективалары зур».

Завод хезмәткәрләрен Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов яңа җитештерү ачылышы белән котлады. «Сездә җитештерелүче автомобильләр тасмасында яңа заманча модель барлыкка килде, - диде ул. – Бу модель, һичшиксез, Россия базары өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен булачак».

 

Мәгълүмат өчен:

Ford автомобильләрен сату 2016 елның ноябрендә 7% арткан. 2016 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда сату 13% арткан һәм якынча 38400 автомобиль тәшкил иткән. Ноябрь нәтиҗәләре буенча иң күп сатылу "Алабуга" махсус икътисади зонасында җитештерелүче Ford Transit моделе күрсәткән, узган елның ноябренә карата 75 процентка артыграк.  Сезон вакытында ихтыяҗга лаек барлык юлларда да йөрүче Ford Explorer модельләрен сату арта (алар шулай ук "Алабуга" МИЗ чыгарыла) – 2016 елның октябре нәтиҗәләре буенча чагыштырмача 41%.

2015 елның ноябре белән чагыштырганда агымдагы елның ноябрендә Ford Kuga кроссовер сатылышы  48% арткан.

2016 елның 11 аенда Ford Sollers чит илгә 700 дән артык автомобиль сатты. Хәзерге вакытта Казахстан, Белоруссия һәм Әрмәнстан базарларына Россиядә җитештерелгән Ford җинел автомобильләрен, Ford Transit базасындагы махсус версиясен дә экспортка сату җайга салынган.    

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International