Көн тәртибендә - ягулык-энергетика комплексы объектларының куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләре

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

2016 елның 6 декабрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ягулык-энергетика комплексы объектларының террорчылыкка каршы тору һәм  куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасында федераль законны гамәлгә ашыру сораулары буенча Ведомствоара эшче төркемнең  утырышы узды.

Утырыш барышында ягулык-энергетика комплексы һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясады. Алар ягулык-энергетика комплексы объектларының террорчылыкка каршы тору буенча таләпләрнең үтәлеше турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе вәкилләре белән берлектә ягулык-энергетика комплексын субъектлар тарафыннан тагын бер кабат тикшерү сораулары, канун таләп иткән дәрәҗәдә предприятиеләр  сагының инженер-техник чаралар составын камилләштерү буенча чаралар планының үтәлеше һәм 2017 елга эшче төркемнең планы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International