Татарстан һәм Германия хезмәттәшлеге үсә

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

2016 елның 6 декабрендә ТР Премьер-министры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Германия Федератив Республикасы эшлекле даирә вәкилләре белән очрашуында катнашты.

Очрашу барышында яклар инжиниринг тармакта мөнәсәбәтләрне киләчәктә үстерү мәсьәләләре, Татарстан Республикасы территориясендә кайбер алман  компанияләренең җитештерүен локальләштерү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Wilo компаниясе (насослар һәм насос ситсемаларын җитештерү) вәкиле Йенс Даллендерфер һәм «Данго Денинтал» компаниясе (тимер чүкү һәм бастыру өчен җиһазлар) милекчесе Райнер Данго Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек нигезендә бизнесны үстерү планнары турында сөйләделәр.

Wilo компаниясе эшчәнлегенең төп юнәлешләре–җылыту өчен насослар һәм насос системалары җитештерү, җилләтү системалары һәм һаваны кондиционерлау, су белән тәэмин итү, суларны чистарту һәм эшкәртү. Эшчәнлек өлкәсе – торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук, сәнәгать предприятиеләре. 2016 елның июнь аенда Россиядә (Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәре) Россия базары өчен насос җиһазлары җитештерүче яңа предприятие ачылган. 

«Данго Денинтал» компаниясе Зигенда 1865 елда нигезләнгән, бүген ул махсус станоклар паркы булган хәзерге заман таләпләренә туры килгән механик производство. Россиядә компания Красноярск шәһәрендә бар (Красноярск алюминий заводы). Компания Россия предприятиеләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә кызыксына.

СМС Group компаниясенең Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләре буенча директоры (корыч эшкәртү өчен җиһазлар), ММС Neuwirth компаниясе генераль директоры, Германия Федератив Республикасы сәнәгать министрлыгы  киңәшчесе Виктор Нойвирт очрашу ахырында Германия компанияләре Татарстан Республикасы белән төрле юнәлешләрдә мөнәсәбәтләрне ныгытуда кызыксынуын билгеләде. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алман компанияләре вәкилләренә республикада яхшы инфраструктуралы, салым ташламалары булган мәйданчыкларда производстволарын локальләштерү мөмкинлекләрен карарга  тәкъдим итте.

Германия эшлекле даирә вәкилләре Казандагы эш визиты кысаларында 7-9 декабрь көннәрендә узачак "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 16-нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә, "Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһазлар һәм материаллар–2016" халыкара фәнни-техник конференциядә катнашачаклар.

Исегезгә төшерәбез, ГФР кайбер компанияләре вәкилләре Рөстәм Миңнеханов белән быел октябрь аенда Германиянең Дюссельдорф шәһәренә эш сәфәре кысаларында очрашкан иделәр. Очрашу нәтиҗәсендә хезмәттәшлекнең юнәлешләрен билгеләү һәм потенциаль проектларны карау өчен эшче төркем булдыру турында килешүгә киленгән иде.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International