«Камаз» һәм «Внешэкономбанк» арасында экспорт стратегиясен гамәлгә ашыру хезмәттәшлеге турында Килешү имзаланды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

2016 елның 5 декабрендә Яр Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ белән «Внешэкономбанк» дәүләт корпорациясе арасында экспорт стратегиясен гамәлгә ашыру хезмәттәшлеге турында Килешү имзаланды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Внешэкономбанк» рәисе Сергей Горьков, ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Кунаклар төп җитештерү объектларын карадылар. Алар "КАММИНЗ КАМА" уртак предприятиесендә, двигательләр заводында, төп җыю конвейерында,  кабиналар җитештерү буенча яңа заводның төзелеш мәйданчыгында, шулай ук, "КАМАЗ" фәнни-техник үзәгендә булдылар.

Автозавод җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, октябрь ахырына автомобильләр сату 25 мең берәмлеккә арткан. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22% үсеш күзәтелә. Ел ахырына кадәр 34мең йөк техникасы сату планлаштырыла.  «КАМАЗ» ватан авыр йөк автомобильләре базарында лидерлык позициясен тота, хәзерге вакытта компаниянең өлеше 58% җитә. Гыйнвар-октябрь айларында  компаниянең табышы 91 млрд. сумнан артык тәшкил иткән, узган елгы күрсәткечләрне уздырып 27% булган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында "КАМАЗ" компаниясе һәм “Внешэкономбанк” арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International