ТР Министрлар Кабинеты каршындагы "Энергияне сак тоту технологияләре Үзәге" эшчәнлегенең 2016 ел нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлары хакында киңәйтелгән йомгаклау киңәшмәсе

2017 елның 10 феврале, җомга

2017 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы конференц-залында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы "Энергияне сак тоту технологияләре Үзәге" эшчәнлегенең 2016 ел нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлары хакында киңәйтелгән йомгаклау киңәшмәсе үтте.

Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы  сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә узды. Президиум  составына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты сәнәгать бүлеге башлыгы Герман Фәсхиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинеты каршындагы “Энергияне сак тоту технологияләре Үзәге” директоры Евгений Мартынов керде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлекләр, югары уку йортлары, предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә катнашу өчен 65 кеше теркәлде.

Фото

Директор Евгений Мартыновның доклады энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендә республика предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары, дәүләт идарәсе органнары эшчәнлеген аналитик  тәэмин итү һәм фәнни-техник хезмәтләрнең үтәлеше кысаларында  энергия һәм ресурсларны саклау технологияләрен гамәлгә кертү, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм конкурентлылык сәләтен арттыру, алдагы чорда эшчәнлекнең перспектив юнәлешләре, гомумән,  Үзәкнең эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланды.

"Казан медик-инструменталь заводы" АҖнең үсеше буенча генераль директор урынбасары Роман Федотов республикада сәнәгый кластер формалаштыру буенча "КМИЗ" АҖ һәм Үзәкнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге   турында сөйләде.

Үзәк белән уртак хезмәтләр турында "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ энергоменеджмент хезмәте җитәкчесе Юрий Сурков һәм "Татнефть-Нефтехим" ИК баш энергетигы Николай Приступа сөйләделәр.

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарларын үтәү буенча Үзәкнең эшен канәгатьләнерлек дип билгеләп үтте.  "2017 елда Үзәк каршында Татарстан Республикасы икътисады һәм сәнәгате  нәтиҗәлелеген күтәрү программаларын үтәү кебек мөһим бурычлар тора", - дип ассызыклады министр.

Фото

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә Алберт Кәримов Үзәк хезмәткәрләренә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт  хатларын тапшырды.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән проектларны гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Василий Титов, мәгълүмати-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Светлана Артамонова бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Рәхмәт хатлары хезмәт җитештерүчәнлеге программалары идарәсе башлыгы Шамил Бәйрәмов, автоматлаштыру һәм информацион технологияләр бүлеге башлыгы Евгений Медведев, ТЭР куллану нәтиҗәлелеге анализы һәм индикатив идарә итү бүлегенең 1 категорияле белгече Лилия Хәҗиевага игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International