Сәнәгый җитештерү күләме 2015 ел күрсәткечләреннән артып китеп 1 трлн. 966 млрд. сум тәшкил иткән

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Сәнәгый җитештерү күләме 2015 ел күрсәткечләреннән артып китеп 1 трлн. 966 млрд. сум тәшкил иткән, сәнәгый җитештерү индексы -103, 6%.

Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан икътисад министрлыгы һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә белдерде.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Берләшкән Авиатөзелеш Корпорациясе" ҖАҖ президенты Юрий Слюсарь, Внешэкономбанк рәисенең урынбасары, "Моношәһәрләрне үстерү Фонды" коммерцияле булмаган оешманың күзәтчелек советы әгъзасы Ирина Макиева, "Моношәһәрләрне үстерү Фонды" коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Илья Кривогов, интеллектуаль милек Федераль хезмәте җитәкчесе Григорий Ивлиев, "Россия экспорт үзәге" региональ усеш буенча идарәче директоры Андрей Поляков, "Ростех" Дәүләт Корпорациясе инвестиция эшчәнлеге буенча генераль директор урынбасары Дмитрий Леликов, Сәнәгать үсеше Фонды директор урынбасары Юрий Шамков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының региональ сәнәгать сәясәте департаменты директоры Алексей Беспрозванных һәм башкалар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан республиканың сәнәгать предприятиеләренең продукцияләре  күргәзмәсе оештырылган иде. "Камаз", "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефтехим", "Татнефть-Нефтехим" идарәче компания, "Ford Sollers", "ТатхимПласт", "Татспиртпром" АҖ, "Кукмара металл савыт-саба заводы", "КМИЗ" АҖ, "ИК" КЭР-Холдинг", "ИЦ "Энергопрогресс", "А.М.Горький исем. Яшел Үзән заводы", "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри", "ЭНИКС" ЯАҖ, "Кама Кристалл Технолоджи" һәм башкаларның күргәзмә залында продукциясе күрсәтелгән иде.

Үзенең нотыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Стратегия 2030 нигезендә Татарстан әлеге вакытка гаять зур конкурентлы тотрыклы регион булырга тиеш дип билгеләп үтте.

Аерым игътибар белән министр фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре сорауларына тукталды, алар предприятиеләрдә даими рәвештә алып барылырга тиеш диде ул. Моннан тыш, Алберт Кәримов республикада югары уку йортларында эшләнмәләр үткәрү өчен якынча 7 млрд.сум акча кертелүен билгеләп үтте.

Кадрлар соравы да игътибарсыз калмады. "Бүгенге көндә 20 ресурс үзәге бар. Үзенең чыгышында министр сәнәгать үсеше перспективалары турында да сөйләде.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International