Казанда WorldSkills чемпионатын ябу тантанасында меңнән артык яшь профессионал бүләкләнде

2017 елның 3 феврале, җомга

Краснодарда узачак эшче һөнәрләр милли чемпионатына республика җыелма командасының якынча составы формалаштырылды.

Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең концертлар залында WorldSkills стандартлары буенча Татарстан эшче һөнәрләр чемпионатын ябу тантанасы узды. Чемпионат республика мәйданчыкларында 1-3 февральдә үтте. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Сәхнәгә һөнәри бәйгенең меңнән артык финалисты менде – ветеринарлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яшь белгечләре, медицина хезмәткәрләре, кондитерлар һәм проектлаучылар – бүгенге көндә үзләренең эшчәнлекләре белән эшче һөнәрләрнең абруен күтәргән барысы да күтәрелде. Барлыгы төп чемпионатның 75 компетенциясе һәм 25 – балалар беренчелеге.

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, WorldSkills республика турниры нәтиҗәләре буенча бу елның май аенда Краснодарда узачак эшче һөнәрләр милли чемпионаты финалына республика җыелма командасының якынча составы формалаштырылган. 

"WorlldSkills мәйданчыкларында меңнән артык өлкән катнашучылар ярышты, ә JuniorSkills якынча 360 япь-яшь белгечне кабул итте. Бүгенге көндә Татарстанның якынча җыелма командасы формалаштырылган. Аерым белгечлекләр буенча эшләр бар, тик вакыт әле җитәрлек. Март аенда без федераль округ буенча сайлап алу турын узарга тиеш, ә инде май аенда – "WorldSkills" Бөтенроссия милли финалы", – дип сөйләде ул.

"Безнең һәр юнәлеш буенча җыелма команданы әзерләү өчен юл картасы эшләнгән. Узган ел без уңышлы чыгыш ясадык, республика командасы Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән соң өченче урында иде. Быел да яхшы нәтиҗәләргә исәп тотабыз, – дип өстәде министр. – Киләчәктә 2019 елда узачак дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнәбез. Мәгариф һәм фән министры буларак минем өчен әлеге чемпионат, беренче чиратта, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру һәм популярлаштыру. Чемпионатта җиңү – эшкә урнашу гарантиясе һәм лаеклы хезмәт хакы".

Ярышларга нәтиҗә ясап, Энгель Фәттахов республика җитәкчелегенең WorldSkills хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте: акчалар бүлеп бирү, белгечләр әзерләү өчен база формалаштыру. Чемпионатны уздыруга республиканың барлык эре эш бирүчеләре кушылды: "Татнефть", "Түбән Кама нефтехим", шулай ук, машина төзелеше предприятиеләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, төзүчеләр. Алар өчен чемпионат кыйммәтле кадрлар әзерләү мәйданчыгына әйләнде.

Бүген залда чемпионнар гына түгел, яшь профессионалларны туганнары һәм якыннары, укытучылар, осталар һәм остазлар сәламләделәр. Бүләкләү тантанасы ике сәгатьтән артык дәвам итте: сәхнәгә яңадан яңа затлар күтәрелде, яшь чемпионнарны котларга дәүләт хакимияте органы вәкилләре, бизнес-структура һәм республиканың иң яхшы иҗат коллективлары килде. Җиңүчеләрне хөрмәтләүгә ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров кушылды.

"Бүген ота һәм медаль алмаучыларга мөрәҗәгать итәргә телим: күңелсезләнергә кирәк түгел, бу залдагылар беркем дә оттырмады. Әзерлек барышында узган уку-укыту процессы һәрвакыт сезнең белән калачак, сезнең алдагы эшегездә һәм тормышыгызда үз нәтиҗәләрен бирәчәк, – дип ассызыклады ул. – Безнең алда әле бик күп чемпионатлар бар, сезгә үз көчегезне расларга һәм бүләкләр яуларга әле мөмкинлек булачак. Сезнең барыгызны да котлыйм һәм  лаеклы нәтиҗәләр күрсәтергә ядрәм иткән командагызга рәхмәтемне белдерәм".

Залның дәррәү алкышлары астында тантана гүзәл флешмоб белән тәмамланды.


"Татар-информ" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International