Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2017-2018 елларга сәнәгать тармаклары үсеше стратегияләрен эшләү һәм актуальләштерү Планы расланды.
Министрлык тарафыннан якындагы ике елга расланган план үз эченә сәнәгатьнең 20 тармагы буенча стратегияләр эшләүне һәм актуальләштерүне үз эченә алган. Һәр аерым тармак үсешенә стратегик алым куллану, гомумән алганда, бөтен ватан сәнәгатен үстерүдә уңай нәтиҗә бирәчәк", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
"Агымдагы елның июнь аенда без Хөкүмәткә 2030 елга кадәр станокинструменталь сәнәгате үсеше Стратегиясе проектын кертергә планлаштырабыз. Бу документ озак елларга тармак үсеше нигезен тәшкил итәргә тиешле, чөнки аннан башка сәнәгатьнең калган секторларын модернизацияләү турында сүз булуы мөмкин түгел. Стратегияне тормышка ашыру ватан станок төзелешенең импорт комплектлаучыларына бәйлелеген киметергә, илебездә әлеге өлкәдә югалган позицияләрне кире кайтару өчен төгәл өстенлекләрне һәм эш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итәчәк", - диде Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Василий Осьмаков.
2018 елның җәендә 2020 елга һәм киләчәктә 2030 елга кадәр авыр һәм энергетика машина төзелеше стратегиясе тулысынча эшләнеп бетәргә һәм раслауга җибәрелергә тиеш.
Василий Осьмаков сүзләренә караганда, авыр машина төзелеше үсеше Стратегиясе, беренче чиратта, Россия җитештерүчеләренең глобаль конкурент сәләтлелеген үстерүгә, аларның экспорт потенциалын гамәлгә ашыруга юнәтеләчәк. Анда куелган максатларны үтәү табучы һәм эшкәртүче тармакларны чит илдән кергән җиһазларга булган бәйлелегеннән котылырга мөмкинлек бирәчәк.
"Энергетика машина төзелеше үсеше Стратегиясе, шулай ук, тармакның технологик бәйсезлеген тәэмин итүгә ниятләнгән, Россия җитештерүчеләренең өлешен эчке базарда күтәрү һәм югары технологияле продукциябезнең экспортына комплекслы ярдәм күрсәтү", - дип аңлатты Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары.
2017 елның беренче кварталында РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Хөкүмәткә карау өчен транспорт машина төзелеше, металлургия сәнәгате, тернәкләндерү юнәлешле сәнәгать продукциясе җитештерүен үстерү Стратегиясен җибәрергә планлаштыра. Агымдагы елның икенче кварталында авыл хуҗалыгы машина төзелеше, балалар товарлары индустриясе, җитештерү һәм куллану калдыкларын эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру буенча үсеш программасының тиешле документлары әзерләнәчәк. 2017 ел ахырында авиация сәнәгате үсеше, азык-төлек машина төзелеше, шулай ук, халык сәнгать кәсепләре үсеше стратегияләре эшләнеп бетәргә тиеш.
2018 елда җиңел сәнәгать, судно төзелеше, электрон, медицина һәм фармацевтика, төзелеш-юл машина төзелеше тармакларында стратегик планлаштыруның яңартылган документлары барлыкка киләчәк. Шулай ук, киләсе елда урман комплексы, химия һәм нефть химиясе комплексы үсеше стратегияләре дә әзерләнәчәк.