QIWI компанияләре төркеме белән уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

2017 елның 6 февралендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы һәм QIWI компанияләре төркеме белән уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы үткәрде.   

Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республиканың башка министрлык, ведомстволары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Эшче төркем QIWI компанияләре төркеменең Иннополис МИЗ резиденты статусын алу өчен бирелгән гаризасын, Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең квалификациясен күтәрү һәм IT-белгечләр әзерләү буенча программаларны тормышка ашыру кысаларында хезмәттәшлек сорауларын карадылар.

Моннан тыш, QIWI компанияләре төркеме вәкилләре үзләренең проектларын - "Намус" заем чараларын процентсыз куллану мөмкинлеге булган кредит картасын тәкъдим иттеләр. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге проектны эшләтеп җибәрүнең нәтиҗәле ысулларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International