Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
"Без Иран җитәкчелегенә 2007 елда кабул иткән карарына бик рәхмәтле. Сез җитәкләгән Генераль консуллык безнең илләр арасында элемтәләрне ныгытуга уңышлы ярдәм күрсәтүне дәвам итәр дип өметләнәм", - дип мөрәҗәгать итте Алибеман Эгбали Зарч әфәндегә Рөстәм Миңнеханов.
10 ел элек Татарстан башкаласында Иран Генераль консуллыгы ачылу алга таба үзара мөнәсәбәтләр үсешендә мөһим адым булды, дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Татарстан Республикасы Президенты Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында гамәлгә ашырылучы Татарстан һәм Иранның икътисади, сәяси һәм гуманитар өлкәләрдәге ике яклы хезмәттәшлеге дәрәҗәсен югары бәяләде.