ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында кабель сәнәгате өчен полимер импортын алыштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

3 февральдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Полимер көнен уздырдылар. Ул кабель сәнәгатендә полимер продукциясе импортын алыштыру проблемаларына багышланды.

Бу чарада 40тан артык полимер, компаундлар җитештерүче иң эре предприятиеләр һәм аларны кулланучылар - Россиянең кабель предприятиеләре катнашты: "РусКабель" ҖЧҖ, "Таткабель" ҖЧҖ, "Геропласт" ҖЧҖ, "Кама Чыбыгы", "Завод Москабель" ҖЧҖ, "СаранскКабель" ҖЧҖ, "ЛюдиноврКабель" ЯАҖ, Холдинг Кабельный Альянс, "ЦветЛит" АҖ, "Техинвест-М ҖЧҖ, "Казаноргсинтез", "Нижнекамскнефтехим", "ТАИФ" ААҖ, "Геробпласт", "Лидер-Компаунд", "ТатхимПласт" ҖЧҖ, "Урал пластификаторлар заводы", "ПК "Полигран" "РциХимТех", ФГБОУ "КНИТУ" һәм башкалар. Традиция буенча Полимер  көне коммуникатив мәйданчык форматында чыгышлар, дискуссияләр һәм ачык диалог рәвешендә узды. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, кабель тармагында локальләштерү өлеше шактый югары булып кала һәм импортны алыштыруда аның перспективалары киң: Россиянең кабель сәнәгате ел саен якынча 260 мең тонна полимер һәм компаундлар куллана, аларның 45,5 мең тоннасын чит ил полимерлары тәшкил итә.

Проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып база полмерлары кытлыгы һәм  чималга экспорт түләүләрен киметү кала бирә, полимерлар эшкәртүчеләргә кирәк булган заманча җиһазларның юклыгы.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы Департаменты директоры урынбасары А.Ю.Орлов Полимер көнендә катнашучыларның барлыкка килгән сорауларына җавап бирде һәм шулай ук, продукция ассортиментын киңәйтүдә россия җитештерүчеләренең уңышларын билгеләп үтте. 2017 елда РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан планлаштырылган дәүләт ярдәме чаралары катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Бу инструментлар продукция җитештерүчеләр тарафынан кулланылырга мөмкин, шул исәптән, ватан полимерлары маркаларын җитештерүне киңәйтү өчен дә кулланылырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International