Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Богородское» газ бүлеп җибәрү станциясе нигезенә тантаналы рәвештә беренче ташны салды. Объект Миңлебай-Казан участогында 220-285 чакрымындагы газ үткәргечен реконструкцияләү инвестицион проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, ТР Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
«Бу әһәмиятле вакыйга, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Әгәр республика үсеше стратегиясен алсак без бер генә проектны да газсыз гамәлгә ашыра алмыйбыз. “Богородское” газ бүлеп җибәрү станциясе - бу биш миллиард, 250 млн кубометр газ дигән сүз, бу проект безнең алдагы 50-70 елга барлык бурычларыбызны хәл итәчәк. Яңа зонада газга кытлык бар. Бу Сукыр, Иннополис-Лаеш, аэропорт. Бу проект безнең башкалабызның газ белән тәэмин итү ышанычын арттыра»,- дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, яңа ГБС җитештерүчәнлеге елына 5 млрд. куб. Метрдан артык булачак, бу Казан, Питрәч һәм Лаеш районнарының сәнәгать һәм торак төзелешләр зонасында газ кытлыгы проблемасын хәл итәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты «Газпром трансгаз Казан» коллективына аерым рәхмәтен белдерде. «Соңгы берничә ел эчендә компания булган барлык төп проблемаларны чиште, шул исәптән, Иннополистагы һәм Түбән Кама мәйданчыгындагылар да хәл ителде», - диде ул.
Аннан соң Татарстан Республикасы Президенты һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры «Богородское» газ бүлеп җибәрү станциясе нигезенә символик таш урнаштырдылар.
Төзелешне 2017 елның ноябрендә төгәлләргә ниятлиләр.
Вьетнам Республикасы Милли Оборона Министрлыгы вәкилләре Казан вертолет заводының төп җитештерү комплекслары белән таныштылар. Ике көнлек визит кысаларында Казан кунакларына Ми-8/17, "Ансат" һәм Ми-38 вертолетлары өчен агрегат һәм фюзеляжларны җыю участогын күрсәттеләр. Делегация әгъзалары шулай ук, "Ми-8МТВ-1, Ми-17В-5 вертолетлары тәкъдим ителгән җыюны төгәлләү цехының зур серияле участок белән дә таныштылар һәм "Ансат" вертолеты җыела торган кече серияле участокны да карадылар.
15 апрельдә "Ватан" спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча сайлап алу ярышлары узды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы командасы группа турниры кысаларында 3 уен үткәрде, шуның нәтиҗәләре буенча үзенә финалның 1/8 тәэмин итте. 19 апрельдә җирәбә салуда киләсе көндәшләр билгеле булачак.
Ярышларның финал өлеше 2017 елның 22-23 апрелендә узачак.
Казанда Республика парламенты башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин рәислегендә V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 27 утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
ТР Дәүләт Советы Президиумы тәкдиме белән көн тәртибенә 29 сорау кертелде, шул исәптән республика законнарының 10 проекты, 16 федераль закон проекты. Алты закон проекты беренче укылышта, икенче укылышта -ике, өченче укылышта -бер.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле Вәкилнең 2016 эшчәнлеге турында доклад тыңланды. Моннан тыш, дүрт җәмәгать судьяларының кандидатуралары расланды.
Шулай итеп, ТР Дәүләт Советының 27 утырышы көн тәртибендә 41 мәсьәлә торды.
Бүген депутатлар Алексей Песошин кандидатурасын ТР Премьер-министры вазифасына хупладылар.
Алексей Песошин кандидатурасын 87 депутат күтәреп чыкты, бер кеше каршы чыкты. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яңа башлыгы ышанычлары өчен рәхмәтен белдерде һәм ышанычны акларга сүз бирде.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгать үсеше Департаменты "Балачак өчен эшләнгән" балалар товары индустриясе Россия оешмаларының конкурс-рейтингын үткәрүе турында игълан итә.
Конкурста салым органы билгесе куелган соңгы өч ел өчен бухгалтер балансы копияләре теркәлгән анкета белән гариза биреп теләсә нинди Россия оешмасы катнаша ала.
Конкурс балалар товарлары индустриясе өлкәсендә ватан җитештерүчеләренә ярдәм итүгә юнәтелгән. Бүләкләр сыйфатлы балалар товарлары һәм хезмәт күрсәтүче иң яхшы ун компаниягә биреләчәк.
Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 109074, Мәскәү шәһәре, Китайгородский проезд, 7нче йорт, Экспедиция. Анкеталар язма рәвештә һәм электрон формада кабул ителә.
Анкета җибәрү өчен электрон почта адресы: agapovaei@minprom.gov.ru.
Белешмәләр өчен телефон: 8(495)632-88-88, доб. 19-14.
Документлар 2017 елның 8 сентябренә кадәр кабул ителә.
Россия регионнарындагы яшь буын белән РФ субъектлары хакимият органнары үзара хәрәкәтен киңәйтү өчен Бөтенроссия интернет-мәйданчыгы.
14 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында е Аньхой провинциясе делегациясе (Кытай Халык Республикасы) белән очрашу узды. Визитның максаты: Татарстан Республикасы сәнәгый потенциалы белән танышу.
13 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев рәислегендә “С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы-"Туполев" филиалы” һәм ONS Makina төркия компаниясе арасында хезмәттәшлек вариантлары хакында сөйләшү буенча киңәшмә узды.
Бүген Уфада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Идел Буе федераль округы һәм КХР Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары регионнары арасындагы cәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек буенча Уртак эш төркеме рәистәшләре – РФ Президентының Идел Буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Алексей Сухов һәм Кытайның тышкы эшләр министры ярдәмчесе Ли Хуэйлая очрашуында катнашты.
Чара кысаларында, яклар Советның чираттагы "Волга-Янцзы" форматындагы утырышын үткәрү сорауларын карадылар (июнь, Кытайның Аньхой провинциясе), шулай ук, Ульяновскида узган Советның беренче утырышы кысаларында ирешелгән килешүләр һәм ике яклы хезмәттәшлекнең уртак проектларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр хакында фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта уртак инвестиция проектларының гомуми - 58, 18 проект гамәлгә ашыру стадиясендә, 40 проект ике як тарафыннан сөйләшүлләр алып бару этабында. Төбәкара хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерү, төзелеш, химия сәнәгате, туризм, мәгълүмат технологияләре өлкәсе.
Очрашу ике илнең үзара хезмәттәшлеге турында Беркетмәгә кул кую белән тәмамланды.