Төркия компанияләре Татарстанны сайлый

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев рәислегендә “С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы-"Туполев" филиалы” һәм ONS Makina төркия компаниясе арасында хезмәттәшлек вариантлары хакында сөйләшү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә "Берләшкән Авиатөзелеш  корпорациясе" ҖАҖ техник директоры Юрий Тарасов, “С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы-"Туполев" филиалы” директоры Николай Савицких, шулай ук, ONS Makina вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында яклар мәйданчыклары урнаштыру һәм логистика мөмкинлекләре кебек мәсьәләләрне карадылар, кеше байлыклары темасына кагылдылар, инфраструктура мөмкинлекләре, шулай ук, таможня мәсьәләләрен җайга салу турында фикер алыштылар. Моннан тыш, кунакларга Татарстан Республикасының махсус икътисадый зоналары  турында сөйләделәр һәм компания-резидентлар өчен булган өстенлекләр белән таныштырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International