Казанда Республика парламенты башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин рәислегендә V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 27 утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
ТР Дәүләт Советы Президиумы тәкдиме белән көн тәртибенә 29 сорау кертелде, шул исәптән республика законнарының 10 проекты, 16 федераль закон проекты. Алты закон проекты беренче укылышта, икенче укылышта -ике, өченче укылышта -бер.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле Вәкилнең 2016 эшчәнлеге турында доклад тыңланды. Моннан тыш, дүрт җәмәгать судьяларының кандидатуралары расланды.
Шулай итеп, ТР Дәүләт Советының 27 утырышы көн тәртибендә 41 мәсьәлә торды.
Бүген депутатлар Алексей Песошин кандидатурасын ТР Премьер-министры вазифасына хупладылар.
Алексей Песошин кандидатурасын 87 депутат күтәреп чыкты, бер кеше каршы чыкты. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яңа башлыгы ышанычлары өчен рәхмәтен белдерде һәм ышанычны акларга сүз бирде.