«Богородское» газ бүлеп җибәрү станциясе нигезенә беренче ташны салу тантанасы

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Богородское» газ бүлеп җибәрү станциясе нигезенә тантаналы рәвештә беренче ташны салды. Объект Миңлебай-Казан участогында 220-285 чакрымындагы газ үткәргечен реконструкцияләү инвестицион проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, ТР Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

«Бу әһәмиятле вакыйга, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Әгәр республика үсеше стратегиясен алсак  без бер генә проектны да газсыз гамәлгә ашыра алмыйбыз. “Богородское” газ бүлеп җибәрү станциясе - бу биш миллиард, 250 млн кубометр газ дигән сүз, бу проект безнең алдагы 50-70 елга барлык бурычларыбызны хәл итәчәк. Яңа зонада газга кытлык бар. Бу Сукыр, Иннополис-Лаеш, аэропорт. Бу проект безнең башкалабызның газ белән тәэмин итү ышанычын арттыра»,- дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, яңа ГБС җитештерүчәнлеге елына 5 млрд. куб. Метрдан артык булачак, бу Казан, Питрәч һәм Лаеш районнарының сәнәгать һәм торак төзелешләр зонасында газ кытлыгы проблемасын хәл итәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты «Газпром трансгаз Казан» коллективына аерым рәхмәтен белдерде. «Соңгы берничә ел эчендә компания булган барлык төп проблемаларны чиште, шул исәптән, Иннополистагы һәм Түбән Кама мәйданчыгындагылар да хәл ителде», - диде ул.

Аннан соң Татарстан Республикасы Президенты һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры «Богородское» газ бүлеп җибәрү станциясе нигезенә символик таш урнаштырдылар.

Төзелешне 2017 елның ноябрендә төгәлләргә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International