Аньхой провинциясе делегациясе белән очрашу

2017 елның 14 апреле, җомга

14 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында е Аньхой провинциясе делегациясе (Кытай Халык Республикасы) белән очрашу узды. Визитның максаты: Татарстан Республикасы сәнәгый потенциалы белән танышу.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев республика сәнәгый потенциалы презентациясен үткәрде. Ул республиканың әйдәп баручы нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплекслары предприятиеләрен ("Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", СП "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", " С. П. Горбунов исемендәге КАЗ - "Туполев” филиалы, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, "ЕЛАЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һ.б.) һәм алар тарафыннан тормышка ашырыла торган эре инвестицион проектларны тәкъдим итте. Денис Вәлиев үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү һәм тышкы сәүдә әйләнешенең күләмен арттыру өчен потенциал җитәрлек дип белдерде.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары кунакларны 2017 елның 6-8 сентябрендә Казанда узачак "Нефть, Газ. Нефть химиясе" 24нче халыкара махсуслашкан күргәзмәсендә һәм агымдагы елның 6-8 декабрендә узачак "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 17нче халыкара махсуслашкан күргәзмәсендә катнашырга чакырды.

Татарстан Республикасы Кытай Халык Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә. 2013 елдан бирле Татарстан белән Кытай арасында югары дәрәҗәдә 30 дан артык үзара рәсми визит кылынган. Моннан тыш, 2016 елның февраль аенда Менделеевскида Кытай милли химик-инженерлык корпорациясе катнашында төзелгән "Аммоний" минераль ашламалар җитештерү заводы ачылды. Ә 2016 елның апрелендә "Хайер" кытай корпорациясе Чаллыда (хәзерге вакытта Россиядә беренче завод) суыткычлар җитештерү буенча иң эре булган заводны куллануга тапшырды.

Моннан тыш, узган елның көзендә Казанда Кытайның Генераль консуллыгы ачылды. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли. Кытай провинцияләре, компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр имзаланды һәм тормышка ашрыла. Республика "Волга–Янцзы" уртак төбәк төркеме эшендә актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International