Бүген Уфада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Идел Буе федераль округы һәм КХР Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары регионнары арасындагы cәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек буенча Уртак эш төркеме рәистәшләре – РФ Президентының Идел Буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Алексей Сухов һәм Кытайның тышкы эшләр министры ярдәмчесе Ли Хуэйлая очрашуында катнашты.
Чара кысаларында, яклар Советның чираттагы "Волга-Янцзы" форматындагы утырышын үткәрү сорауларын карадылар (июнь, Кытайның Аньхой провинциясе), шулай ук, Ульяновскида узган Советның беренче утырышы кысаларында ирешелгән килешүләр һәм ике яклы хезмәттәшлекнең уртак проектларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр хакында фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта уртак инвестиция проектларының гомуми - 58, 18 проект гамәлгә ашыру стадиясендә, 40 проект ике як тарафыннан сөйләшүлләр алып бару этабында. Төбәкара хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерү, төзелеш, химия сәнәгате, туризм, мәгълүмат технологияләре өлкәсе.
Очрашу ике илнең үзара хезмәттәшлеге турында Беркетмәгә кул кую белән тәмамланды.