Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Балачак өчен эшләнгән" балалар товары индустриясе Россия оешмаларының конкурс-рейтингын үткәрүе турында игълан итә

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгать үсеше Департаменты "Балачак өчен эшләнгән" балалар товары индустриясе Россия оешмаларының конкурс-рейтингын үткәрүе турында игълан итә.

Конкурста салым органы билгесе куелган соңгы өч ел өчен бухгалтер балансы копияләре теркәлгән анкета белән гариза биреп теләсә нинди Россия оешмасы катнаша ала.

Конкурс балалар товарлары индустриясе өлкәсендә ватан җитештерүчеләренә ярдәм итүгә юнәтелгән. Бүләкләр сыйфатлы балалар товарлары һәм хезмәт күрсәтүче иң яхшы ун компаниягә биреләчәк. 

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 109074, Мәскәү шәһәре, Китайгородский проезд, 7нче йорт, Экспедиция. Анкеталар язма рәвештә һәм электрон формада кабул ителә.

Анкета җибәрү өчен электрон почта адресы: agapovaei@minprom.gov.ru.

Белешмәләр өчен телефон: 8(495)632-88-88, доб. 19-14.

Документлар 2017 елның  8 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International