Вьетнам Татарстан вертолетларын сатып алуда кызыксына

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе
Казанга эш визиты белән Вьетнам Республикасы Милли Оборона Министрлыгы делегациясе килде. Чит ил кунаклары һәм "Россия Вертолетлары" холдингы белгечләре арасында сөйләшүләр Казан вертолет заводы базасында узды. Визитның төп максаты - Вьетнам Республикасына гражданлык вертолет техникасын җибәрү сораулары буенча фикер алышу булды. Делегациядә аеруча кызыксынуны "Ансат" һәм "Ми-17В-5 вертолетлары уятты. Предприятиенең очышлар һәм сынаулар комплексында вертолетларның демонстрацион очулары оештырылды, делегация әгъзалары техниканың очу-техник характеристикаларын бәяли алды.

 

Вьетнам Республикасы Милли Оборона Министрлыгы вәкилләре Казан вертолет заводының төп җитештерү комплекслары белән таныштылар. Ике көнлек визит кысаларында Казан кунакларына Ми-8/17, "Ансат" һәм Ми-38 вертолетлары өчен агрегат һәм фюзеляжларны җыю участогын күрсәттеләр. Делегация әгъзалары шулай ук, "Ми-8МТВ-1, Ми-17В-5 вертолетлары тәкъдим ителгән җыюны төгәлләү цехының зур серияле участок белән дә таныштылар һәм "Ансат" вертолеты җыела торган кече серияле участокны да карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International