Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

13 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

Киңәшмә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов рәислегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау буенча ведомствоара эшче төркем әгъзалары, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре, Татарстан Республикасы профсоюзлары, тармак предприятиеләре җитәкчелеге һәм медицина учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмәнең беренче өлешендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин:"Эшче халыкның сәламәтлеген саклау - сәнәгать медицинасы пилоты" презентация белән  чыгыш ясады,  шулай ук, катнашучылар "Республика клиник онкология диспансеры" баш табибы Илдар Хәйруллинның презентациясе белән таныштылар. Чыгыш нәтиҗәләре буенча сәламәтлекне саклау проектына ярдәм итү һәм әлеге проект турында тармак предприятиеләренә мәгълүмат бирү турында карар кабул ителде.

Киңәшмәнең икенче өлешендә предприятиеләрдә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклауга кагылышлы сораулар белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады, ул 2016 елның нәтиҗәләрен әйттеп узды, шулай ук, агымдагы елның 1 кварталына йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International